Ничек әйтәләр әле, күп көлсәң, күп еларсың, дипме? Шатлану белән дә шул ук хәл икән, җәмәгать. Универсиада авылына кадәр троллейбус маршруты ачылгач, без студентлар аеруча сөенгән идек. Беренчедән, троллейбус билетының бәясе автобусныкына караганда бераз булса да түбәнрәк. Икенчедән, «чыбыклы» транспортта «кызыл»лардагы кебек этеш-төртеш, әрләш-талаш та юк, әле, җитмәсә, урын да...