Шәһри Казан

28 март 2013 яңалыклары

  • 28 март 2013 - 08:17
    Кеше тикшерү безнең эш түгел
    Язу осталыгым чамалы икәнен белсәм дә, Әлфия Фазлыеваның «Иманлы сүз»дә басылып чыккан «Динне бозык динчеләр боза» исемле язмасын укыгач, кулыма каләм алмыйча булдыра алмадым.
    859
    0
    0
  • 28 март 2013 - 08:16
    Мөселман кафесы – кызлар базары
    Студент башы ни генә күрми. Ачлык, акчасызлык болай да укый-укый бөкрәйгән арканы бөгә. Һәр студентка билгеле: бу йөктән котылуның бердәнбер юлы - эш табу. Мин дә, шул ният белән, иптәш кызымны ияртеп, Казанның бер почмагында урнашкан мөселман кафесы бусагасын атладым...
    736
    0
    0
  • 28 март 2013 - 08:14
    Язны апрель алып килсә генә инде
    Көннәр кайчан җылыта икән инде? Әллә яз, чыннан да, килмиме быел? Бу соңгы вакытта халык арасында иң популяр сораудыр, мөгаен. Нәүрүз, Май чабу кебек кыш озату бәйрәмнәрен дә бик тырышып үткәрдек инде югыйсә. Әмма календарьда язның беренче ае инде тәмамланып килсә дә, урамда кыш әле: бөтен җиһан ап-ак карга күмелгән,...
    587
    0
    0
  • 28 март 2013 - 08:12
    Бер үк суга ике тапкыр кермиләр
    Мәшһүр йөзүче, күпсанлы рекордлар авторы Майкл Фелпс Лондон Олимпиадасыннан соң спортчы карьерасын тәмамлавын игълан иткән иде. Ул кире уйламавын тагын бер кат җиткерде. Кабат йөзүгә кайтырга уйламыйм. Профессиональ спортта гаҗәеп карьера ясавым белән горурланам, әмма инде мин барлык хыялларыма ирештем, кире кайтудан мәгънә күрмим, ди ул. Фелпс күпсанлы дөнья рекордлары...
    575
    0
    0
  • 28 март 2013 - 08:10
    Пихлерга – «ике»ле!
    Тренерлар советы әгъзалары Россиянең биатлон буенча хатын-кызлар җыелма командасы өлкән тренеры Вольфганг Пихлерның сезон нәтиҗәләре буенча хисабын тыңлаганнан соң, Олимпия алды сезонында команданың чыгышын канәгатьләнерлек түгел дип тапты. Пихлер шәкертләре 2012/2013 сезонда Чехиядә узган дөнья чемпионатында бер генә призлы урын да яулый алмады. Ә Дөнья кубогы ярышларының гомуми зачетында россиялеләрдән...
    561
    0
    0
  • 28 март 2013 - 08:08
    Утсыз төтен генәме?
    Күптән түгел Россия миллиардеры, «Челси» хуҗасы Роман Абрамовичтан ФБР сорау алган, ул Россиягә футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын кабул итү хокукын алып бирү белән бәйле коррупцион җәнҗалда гаепләнә, дигән хәбәрләр дөнья күргән иде.
    563
    0
    0
  • 28 март 2013 - 08:05
    Футболчы икътисадчы да, журналист та була ала
    Спортчылар югары белем алса, ул, гадәттә, физкультура вузы белән бәйле була. Ләкин моннан чыгарылмалар да юк түгел. Профессиональ спорттан соңгы тормышларын башка белгечлек буенча күзаллаган спортчылар да очрый. Араларында журналист һөнәрен үзләштерүчеләре дә, икътисад буенча гыйльми дәрәҗәгә ия булучылары да бар.
    525
    0
    0
  • 28 март 2013 - 08:00
    Канатлы вә тышаулы бер ат дулаган – 75 тулганын белгәч Батуллага!
    Хөрмәтле көлкедәшләр! 26 мартта атаклы көлке профессоры, Зәй тумасы, Саба кияве, Биектауда - өйле-бакчалы, Казанда - көйле-акчалы аксакал язучы Рабит Батуллага, ниһаять, 75 яшь (нибары!) тулды. Без, мөхтәрәм юбилярның үзеннән тыйнак кына рөхсәт сорап, бүгенге сәхифәбезне тулаем аңа багышларга булдык. Туфан МИҢНУЛЛИН ЕГЕТЛЕК Батулланың беләм төрле чагын: (Бергә булдык эштә,...
    752
    0
    0
  • 28 март 2013 - 07:55
    «Бала табар идем синнән...»
    Бу дөньяда нәрсә генә күрмисең дә, кемнәр белән генә очрашмыйсың. Яшь вакытта фабрикада эшләп алырга туры килде. Өйләнмәгән вакыт. Фабрикада хатын-кыз «море». Ир-егет дигәннәре фабрикада бар, әмма күбесе салырга яратучылар. Җитмәсә, төрмәдән азат ителгәннәрне шушы фабрикага эшкә урнаштыралар иде. Бу - хатын-кыз предприятиесе, бәлки үзләренең парларын табып, тормышларын рәтләрләр, бозык...
    604
    0
    0
  • 28 март 2013 - 07:51
    «Ул ташласа, кемгә кирәк мин?»
    Тәмләп чәй эчәргә җыенып кына йөргәндә, каты итеп ишек шакый башладылар. «Тагын теге килде инде», - диештек без, ирем белән бер-беребезгә карашып. Ишекне ачаргамы, юкмы. Ачмасаң, биш-ун минут саен ишек төеп, теңкәгә тиячәк инде. Йомышы ни икән дип, ачарга булдык. Йомышы бер инде аның - акча сорау. Эчәргә. Әҗәткә алган...
    615
    0
    0
  • 28 март 2013 - 07:44
    Үзе ятимлек ачысын күргәнгә, сабыйлар язмышы өчен борчыла
    Районда яшәүче сабакташым Сәлимә белән сирәк очрашабыз. Бу юлы күрешүгә, сүземне алар гаиләсендә тәрбияләнүче балалар язмышы турында сөйләшүдән башладык. Ни өчен дисәң, дистәгә якын баланы үз канатлары астына алып үстерүләре күпләрне гаҗәпләндерә иде. Кайберәүләр аларның әлеге адымын хуплап җиткермәде. Акча өчен генә бала алып тәрбиялиләр дип тә сөйләнделәр.
    617
    0
    0
  • 28 март 2013 - 07:39
    15 яшен тутыручы «ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ» ниләр яшерә?
    «Зө-Ләй-Лә» триосы турында укучыга сөйләп тә торасы юк кебек. Яратып кабул ителгән, эстраданың үз заманындагы триумфаторлары алар. Еллар уза, без олыгаябыз, дип, сәхнәдә каккан казык кебек тормый кызлар - биюләре килгән, костюмнары ятышлы, образлары уйланылган. Әмма соңгы ике елда бик сирәк күренәләр, яңа җырлары юк дәрәҗәсендә. Кызлар белән күрешеп, юбилей...
    570
    0
    0
  • 28 март 2013 - 07:30
    Бушлай сөт эчәсең килсә, авыру йә акчасыз булырга кирәк
    Балалар сырхауханәсе төбендә бер көтү хатын-кызны күреп гаҗәпкә калдым. Барысы да зур пакет тотканнар. Әллә монда берәр акция-фәләнме, бүләкләр өләшәләрме дисәм, аналар сөт ризыклары алырга килгәннәр икән. Дәүләттән бушлай бирелә торган сөт ризыкларын беренче балама алмадым мин. Үзем баш тарттым. Атнага ике тапкыр бирелгән ничәдер банка сөт, кефир өчен бездән...
    876
    0
    0
  • 28 март 2013 - 07:28
    «БЕЗНЕҢ ДӘ СЕЗНЕҢ КЕБЕК ЯШИСЕ КИЛӘ!»
    Чит төбәкләрдә татар авыллары ничек көн күрә, анда нәрсә белән шөгыльләнәләр һәм, гомумән, биредә авыл хуҗалыгы ни хәлдә? Бу сораулар инде күптән күңелдә йөреп, җавапларын беләсе килә иде. Татарлар бөтендөнья буенча сибелеп урнашкан, Җир шарының кайсы почмагына гына барсаң да, милләттәшеңне очратырга мөмкин. Ә Россиядә исә алар һәр төбәктә диярлек...
    554
    0
    0
  • 28 март 2013 - 07:23
    Тукталышлар балкып торачак
    Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Универсиадага әзерлек кысаларында, җәмәгать транспорты маршрутларындагы 272 тукталыш павильоны яңартылачак.
    558
    0
    0
Реклама