Шәһри Казан

3 декабрь 2013 яңалыклары

  • 3 декабрь 2013 - 08:52
    ТАТАР КЫЗЛАРЫНЫҢ УЯНУЫ
    XIX гасырның икенче яртысында Россиядә башланган буржуаз үзгәрешләр белән бергә мөселман дөньясын яулап алган җәдитчелек хәрәкәтенең иң нык кызыксыну уяткан ягы - хатын-кыз мәсьәләсе.
    708
    0
    0
  • 3 декабрь 2013 - 08:46
    «Ну, татарин, коткардың син безне!»
    Кызыл Армиягә мине 1940 елның көзендә алдылар. Безне хәрби эшелон белән Ульяннан Ерак Көнчыгыш хәрби округына җибәрделәр. Анда мине укчы батальонда минометчы итеп билгеләделәр. 120 килолы, 82 миллиметрлы минометны 3 кеше сүтеп-җыеп, үз җилкәсендә полигонда күтәреп, күнегүләр үткәрә идек. Ике ай дигәндә, мин бу авыр хезмәттән гарык булдым: үземнең авырлык...
    813
    0
    0
  • 3 декабрь 2013 - 08:41
    Акчаны кайда саклау отышлырак?
    Зуррак финанс «маясы» туплый алган россиялеләр аны бүген кулда тотмаска тырыша. Кемдер, акчаларын очсызланудан саклап калу өчен, күчемсез милек сатып алуга өстенлек бирә, икенчеләре автомобиль яки кыйммәтле техника сатып ала. Кайсылары, аз булса да процентлары килә торыр, дип, банкларга депозитка сала, кыйммәтле кәгазьләр базарында үз бәхетләрен сынап караучы тәвәккәл кешеләр...
    660
    0
    0
  • 3 декабрь 2013 - 08:38
    «Татнефть»тә яңа дәвер башлана
    «Татнефть»нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновның вазифасыннан китүе турындагы хәбәр соңгы араларда республиканың икътисади тормышында гына түгел, сәяси һәм спорт тормышында да үзәк вакыйга булгандыр. Республиканың үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге горурлыгыбыз булган әлеге нефть компаниясе язмышы белән тыгыз бәйле бит.
    589
    0
    0
  • 3 декабрь 2013 - 08:34
    Рәссамнарга якын Расиха
    «Шәһри Казан» газетасында рәссамнар, кул һөнәрләре осталары, сәнгать сөючеләр тарафыннан кызыксынып, яратып укыла торган бүлек бар, ул - «Сәнгать әхрамы» дип атала торган махсус бит. 2008 елның гыйнварыннан башлап аны шушы газетаның хезмәткәре, бүлек мөхәррире Расиха ханым Фәизова җитәкли.
    574
    0
    0
  • 3 декабрь 2013 - 08:22
    Лада Аюдагка нинди төшләр керә?
    Эчтән генә: «Төслеме? Аклы-каралымы?» - дип куйгансыз икән, кызыксыну бар дигән сүз. Бу сорауга дөп-дөресен, әлбәттә инде, рәссамның «Казан» милли мәдәният үзәгендә ачылган 70 эштән торган «Лада Аюдаг төшләре» дип аталган шәхси күргәзмәсе әйтеп бирәчәк.
    502
    0
    0
  • 3 декабрь 2013 - 08:20
    Минем гаиләм – минем тәхетем
    Узган атнада «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Минем гаиләм - минем тәхетем» шигаре астында «Нечкәбил - 2013» IX республика конкурсына йомгак ясалды.
    676
    0
    0
  • 3 декабрь 2013 - 08:16
    Ел вакыйгасы шаккатырдымы?
    Безне инде берни белән дә шаккатырып булмый анысы. Сәхнәгә аю алып чыгып биетсәләр дә, егылып төшмәячәкбез. Шуңа да «Болгар» радиосының еллык чарасы - «Музыкаль дистә» хитлар парадының җиңүчеләрен «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгенә җыеп, милли музыкаль премия тапшыру тантанасыннан соң да шул сүзләрне кабатлап булыр иде.
    573
    0
    0
  • 3 декабрь 2013 - 08:11
    ӨНДӘГЕ ТӨШ
    1 Булат кемнеңдер җилтерәтеп уятуына куркынып сикереп торды. Күзләрен уа-уа, тирә-ягына каранды. Бүлмәдә беркем дә юк иде. Саташты, ахры. Бүген йокысының бөтенләй дә рәте-чираты булмады... Төне буе кемнәр беләндер тарткалашып чыкты. Кем икәнен дә белми, ни өчен икәнен дә хәтерләми. Әллә ничә пар кул аның түше буйлап бугазына үрмәли. Булат...
    1822
    0
    3
  • 3 декабрь 2013 - 08:01
    Акны карадан аерыйк!
    Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Соңгы араларда республикабызда булган хәвефле хәлләр, эре җитештерү объектына шартлаткычлар ыргыту, дини бергәлек йортларын яндыруга омтылышларга бәйле рәвештә, халкыбыз кабат хафага төште. Димәк, иң куркыныч җинаять - террорчылык кабат баш калкыта.
    698
    0
    0
  • 3 декабрь 2013 - 07:58
    Кайда бәндә, шунда Иблис
    Сүземне бүгенге чынбарлыгыбызда барлык милләттәшләребезне гаҗәпләндереп, тамырларын көннән-көн тирәнгәрәк җибәрә барган гайре табигый бер күренештән башларга булдым. Россия дип аталган безнең туган илебездә кеше җаннарын борчырлык тискәре гамәлләр бөтенләй юк икән. Барысы да ал да гөл дип уйларсың. Алдашу, урлашулар, ришвәтчелек, үтерешләр, дәүләт милкенә кул сузу кебек җинаятьләр дә юк....
    561
    0
    0
  • 3 декабрь 2013 - 07:49
    Россия-АКШ: дуслармы, дошманнармы?
    Россия (элеккеге Советлар Союзы) белән АКШның берничә буыны дистә еллар дәвамында бу ике ил арасында сугыш булыр дип көтте. Турыдан-туры элемтә булмаса да, җир йөзендә барган теге яки бу сугышта алар кара-каршы тордылар торуын: Корея, Вьетнам, Әфганстан... Ике бөтендөнья сугышында әлеге ике дәүләт союздашлар булды. Хәер, хәзер тарихның ачылмый калган...
    542
    0
    0
  • 3 декабрь 2013 - 07:45
    Лаештан үрнәк алырлык
    Балалар бакчасына түләүнең бер өлешен кайтара торган өстәмә компенсациягә ата-аналар төрлечә карый. Бер кочак документ җыясы, аннары ул акча артыннан йөрисе була, дип уйлаучылар байтак. Шул ук вакытта рәсми кәгазьләрен тиешле җиргә илтеп бирүчеләр да юк түгел. Әйтик, Лаеш районында ата-аналарның 50 проценты кирәкле документларны тапшырган инде. Лаеш районы башкарма...
    625
    0
    0
  • 3 декабрь 2013 - 07:38
    Яшь татар лидерлары җыела
    Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Республика яшьләр, инновация һәм профилактика программалары үзәге, «Идел» яшьләр үзәге дәүләт бюджет оешмасы V Яшь татар лидеры мәктәбен үткәрә. Шул уңайдан «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында матбугат конференциясе узды.
    557
    0
    0
  • 3 декабрь 2013 - 07:35
    Юл йөрү кагыйдәсен артистлар өйрәтә
    Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган «Светофорда кунакта» спектакле барган иде. Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелү сәбәпле, аның авторы Аманулла пьесаны кабат үзгәртеп язган.
    628
    0
    0
Реклама