Без Совет чорында хоккей карый идек. Капкага шайба кертүләре безгә зур шатлык иде, күп еллар безнең егетләр, беренчелекне ычкындырмыйча, җаннары-тәннәре белән тир түгеп уйнадылар. Третьяк, Фирсов, Фетисов... - алар күп иде. Экранны сүндергәндә, аларга дәшеп: «Исән-сау йоклагыз, балакайларым», - ди идем. Союз таркалды, хоккейчылар картайдылар, беренчелек тә җилгә очты, без...