Шәһри Казан

29 май 2014 яңалыклары

  • 29 май 2014 - 09:10
    Һәр тамчыда – тормыш!
    21 майда «Татнефть» ААҖнең Әлмәттәге штаб-фатирында «Һәр тамчыда - тормыш!» темасына балалар рәсемнәренә оештырылган бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды.
    661
    0
    0
  • 29 май 2014 - 09:07
    Саранча арта...
    Россиядә саранчаларга мониторинг үткәрәләр. Соңгы елларда әлеге корткычларның массакүләм артуы күзәтелә, диелә РФ Авыл хуҗалыгы сайтында. Белгечләр әйткәнчә, саранча бик тиз күчеп йөрү сәләтенә ия, алар хәтта чиктәш дәүләтләрдән дә очып керергә мөмкин. Тикшерүләр күрсәткәнчә, саранчалар кышны яхшы үткәргән. Күп кенә субъектларда алар инде личинкаларын сала башлаган. Татарстанда да андый...
    574
    0
    0
  • 29 май 2014 - 09:04
    Корылыкны ничек җиңәргә?
    Авыл кешесенең җәе соңгы вакытта, нигездә, яңгыр болытлары күренмиме икән, дип, күккә карап узып китә инде аның. Ничәнче ел һаман бер үк хәл күзәтелә: нәкъ кирәк вакытта ник бер яңгыр тамчысы төшсен, нәтиҗәдә, уңыш югала, күпме хезмәт әрәм була. Табигать быел да аяк чалырга җыена, ахры, майда урнашкан корылык тәмам...
    557
    0
    0
  • 29 май 2014 - 08:57
    Мәктәп юлы ураулы, кайтып җитеп буламы?
    Киров районында Зур Крыловка урамын чыга торган җир асты юлында бер ир-ат 10 яшьлек кызны көчләгән. Мәктәпкә ашыккан баланы туктатып, ул сәгать сораган, кыз телефонын чыгарган арада аны эләктереп алган, мыскыл иткән. Ахырдан кызга 50 сум акча атып, булган хәл турында берәүгә дә сөйләмәскә кушып качкан. Хәзер хокук саклау органнары...
    1281
    0
    0
  • 29 май 2014 - 08:03
    Елга портын төрмәгә әйләндермәгез!
    Элек автовокзал янында вакытлыча фатирда торганда елга портына бик еш бара идек без. Балалар белән һава сулау, роликлы тимераякта, велосипедта йөрү өчен су буе иң кулай урын кебек тоела иде миңа.
    502
    0
    0
  • 29 май 2014 - 07:57
    Ну, Аршак, ну, булдырдың!
    Кем белгән диген шундый шәп буласын: яшь җырчы Аршак Алтунянның Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе залында узган концерты чыннан да тиешле югарылыкта булды шул. Гадәттә, һәр чыгышы энәсеннән җебенә кадәр уйланылган, тамашага йөрәген биреп, акчасын да жәлләми әзерләнгән артистлар күп түгел ул бездә. Әпен-тәпеннәр күбрәк: сценарий белән режиссурасы тамаша барышында...
    540
    0
    0
  • 29 май 2014 - 07:51
    «Бер идея белән янасың икән, артист синең яшеңә карамый»
    К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында шушы көннәрдә Э.Ремарк әсәре буенча «Без барыбыз да кешеләр» дигән спектакль куелды. Анда артистларның уенын тамашачы яратып кабул итте. Аны яшь режиссер Резидә Гарипова сәхнәләштерде. Казанда туып үскән кыз ни өчен шушы һөнәргә тартылган соң? Бу хакта сөйләшүне ул балачак хатирәләреннән...
    619
    0
    0
  • 29 май 2014 - 07:48
    «Хуҗа Насретдин» кабат сәхнәгә менәргә җыена
    Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры үзенең 108 нче сезонын япты. Быелгы ел коллектив өчен фестивальләрдә катнашу белән дә истәлекле. Киләсе сезонда тамашачыны нинди яңалыклар көтәр икән? Бу хакта театрның директоры Илфир Илшат улы ЯКУПОВ белән сөйләштек.
    529
    0
    0
  • 29 май 2014 - 07:45
    Ономастика
    Ономастика ул - дөньядагы исемнәрнең татар исемнәреннән килеп чыкканлыгын исбат итә торган фән. Без инде якын күрше халыкларның исем-фамилияләренең татардан килеп чыкканлыгын яхшы беләбез. Ләкин Көнбатыш Европа, борынгы Мисыр, борынгы Грек-Юнан, Рим- Румелия дәүләтләрендәге әдәбият-сәнгать, дәүләт эшлеклеләренең исемнәре һәм аларның татардан килеп чыгышлары турында әле моңа кадәр язылмады. Бу беренче...
    1008
    0
    0
  • 29 май 2014 - 07:43
    Колорадо коңгызына каршы бүгеннән үк көрәшәбез
    Бу көннәрдә авылларда күпләр бәрәңге утырта. Бәрәңгеләр тишелеп чыкканны авыл халкы гына түгел, колорадо коңгызы да дүрт күз белән көтеп тора. Алар бакчагызга ияләшмәсен, дисәгез, бәрәңге утыртылып, аның тишелеп чыгасына берәр атна калганда колорадо коңгызларына каршы берәр чара күреп калырга кирәк. Моның өчен иске бәрәңгене икегә ярып, аны бер тәүлек...
    799
    0
    0
  • 29 май 2014 - 07:38
    Вакытым юк!
    Әлеге сүзләрне без бик еш кабатлыйбыз. Шул сүзләр белән аклана-аклана, үзебезгә нинди дә булса вазифа алудан качабыз, кирәкле мөһим эшләрне икенче вакытка күчереп барабыз. Чынлыкта исә «минем вакытым юк» фразасы ул барыбызга да уңайлы булган чираттагы гаепсез бер сәбәп кенә. Ансат бит, әйттең дә куйдың - үзеңне дә яклап калдың,...
    736
    0
    0
  • 29 май 2014 - 07:32
    Елена Зайцева: «Исламны кабул итүем белән мин бик бәхетле»
    Соңгы елларда рус милләтеннән булган егет һәм кызларның ислам динен кабул итүләре турында еш ишетергә туры килә. Хәзерге - исламны дөрес аңламаудан килеп чыккан исламофобия таралган чорда әлеге тема, миңа калса, тагын да актуальләшә бара. «Ислам хатын-кызларны кысрыклый!» дигән миф яшәп килсә дә, рус милләтеннән булган кызлар ислам динен кабул...
    910
    0
    0
  • 29 май 2014 - 07:24
    Тәүфыйк Сафин: «Медицинада очраклы кешеләр булмаска тиеш»
    Казанның 12 нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Тәүфыйк Фәтхрахманович Сафинның эш бүлмәсендә утырам. Гомеренең инде алты дистәгә якын өлешен шушы тармакка багышлаган Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, күпләргә гомер бүләк иткән ак халатлы табибның сүзләре Гиппократ анты кебек яңгырый: «Фидакарь хезмәт, риясыз шәфкатьле ярдәм, зур кешелеклелек сыйфатлары булганнар гына чын...
    829
    0
    0
  • 29 май 2014 - 07:21
    Кычытмаган җирне кашу кемгә кирәк?
    Инде ничә елдан бирле Казандагы дары заводын шәһәрдән читкә чыгару турында сүз бара. Заводның генераль директоры Хәлил Гыйниятов фикеренчә, бу - кычытмаган җирне кашу, чөнки чынлыкта моңа бернинди дә ихтыяҗ юк.
    1021
    0
    0
  • 29 май 2014 - 07:17
    Инвестор уйга калган
    Көнбатыш санкцияләр җиле Казанның күчемсез милек базарына да килеп җитте. Мәсәлән, Европаның бер инвесторы, сәяси вазгыять тотрыкланганчы, Россиядәге ике проектын туктатып торырга булган. Әлеге компаниянең Россия шәһәрләрендә 7 проектын гамәлгә ашыруы, шуның берсе Казанда булуы мәгълүм. Татарстан башкаласында ул казанлылар арасында бик тиз популярлашып киткән эре сәүдә үзәген сафка бастырган...
    643
    0
    0
Реклама