Шәһри Казан

23 сентябрь 2014 яңалыклары

  • 23 сентябрь 2014 - 14:40
    «Ак Барс»: очколар бүген үк кирәк
    Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары КХЛ чемпионатындагы тугызынчы уенын уздырачак. Читтәге сәфәрдән исә безнекеләр 12 мөмкинлектән 7 очко алып кайтты. Очколарны югалтмау хәерлерәк булыр иде дә бит...
    945
    0
    0
  • 23 сентябрь 2014 - 14:37
    Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде
    Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми. Яшәү дәверендә бер дә уйламаган проблемалар, кайгы-хәсрәтләргә юлыга адәм баласы. Кемдер үзен кулга алып аны ничек тә уздырып җибәрә, ә кемнеңдер сабырлыгы җитеп бетми - андыйлар хәтта үз-үзләренә кул салуга кадәр барып җитә. Статистика мәгълүматларына күз салсаң, үз‑үзенә кул...
    1042
    0
    0
  • 23 сентябрь 2014 - 14:32
    Тәнкыйть язу өчен, китап укырга кирәк
    Шушы көннәрдә Татарстан язучылар берлегендә «Бүгенге татар матбугатында әдәби тәнкыйтьнең торышы» дигән темага сөйләшү булып узды. Тәнкыйть секциясе җитәкчесе Фәрит Яхин алып барган бу сөйләшүдә күренекле әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләр, язучылар, шагыйрьләр, филология факультеты студентлары һәм аларның остазлары катнашты.
    1587
    0
    0
  • 23 сентябрь 2014 - 14:30
    Шагыйрь җанлы рәссам
    Кәкре таяк ул әле кәшәкә түгел Әтисе ясап биргән агач конькида кәшәкә сугып үскән малай Николай Карасёв. Чын кәшәкәне тотып карау түгел, күргәне булмаса да, анысын үзе ясый. Рәвешен китерә. Көрткә бата-чума урманнан каен агачын да үзе өстерәп кайта. Кем тизрәк тә, кемнеке матуррак чыгар дип, күрше малае белән ярыша-ярыша ясыйлар. Коедан су ташып катырган шугалак янындагы бөтен малай-шалай «ах» итә Коляның кәшәкәсен күрүгә. Әмма үкенечле була беренче тәҗрибә. Үзе бер сугып та карамаган көенә, шугалакның иң гайрәтле «бомбордир»ы көлен күккә очыра кәшәкәнең. Бер бәрүдә таягы бер, йомычкалары икенче якка оча. Очуын оча, әмма инде 12-13 яшьлек Коляның моның белән генә гайрәтен чигерә алмыйлар. Тагын ясый. Алга таба агач тамырлары белән дә «хыялланып» ала. Шуларны чистартып, киптереп, лаклап мәш килә. Ниләргә генә ошатмый ул аларны. Авылдагы таныш-белешкә күрсәтеп-күрсәтеп карый. Әмма «экспертларның» җавабы кыска була: «Арба, тәгәрмәч ише нәрсә ясасаң, аңлар идек тә соң...» Юк шул. Бөтен барлыгы белән иҗатка тартылган егетне аңлаучы булмый әле ул чагында.
    723
    0
    0
  • 23 сентябрь 2014 - 14:06
    Айдар Сөләйман: Мин «Төреквидение»гә бары тик җиңәм дип килдем!
    Бу көннәрдә төрки илләр үз йолдызларын сайлый. Инде Әзәрбайҗан, Босна, Герцеговина, Грузия, Молдовия, Иран «Төреквидение» халыкара җыр бәйгесенә үз кандидатларын тәкъдим итте. Шимбә көнне Татарстанны бар төрки дөньяга танытучы исем дә билгеле булды.
    845
    0
    0
  • 23 сентябрь 2014 - 14:02
    Яңа Савин базары: каян кереп, каян чыгасы...
    Район матур, базары гына... Яңа Савин районында яшәүчеләрне Адоратский урамындагы базар бик борчый. Беренчедән, анда кайдан керергә, кайдан чыгарга икәнлеген дә белеп булмый. Яңгыр яуса, бер аякта сикереп йөрергә кала, чокыр‑чакыр тулы су була. Базар эчендәге корылмалар да тәртипсез урнаштырылган. Санитария кагыйдәләре сакланмаган. Сатучы бәдрәфкә барып килә, кул юарга урын юк. Сату культурасы бик түбән, кайберәүләр азыкны теләсә кайда яткан агач тартмалар өстенә куеп сата. Өскә таба күтәрелеп карасаң - үрмәкүч оясы кебек - нинди генә материаллар тарттырып бетермәгәннәр. Чүпрәк-чапрак сатучылар базар яныннан алып 1нче бала тудыру йортына кадәр тезелешеп китәләр. Утырткан агачларны сындыралар, чүпләрен шунда ташлап китәләр. Полиция кая карый, шәһәр культурасы кайда? Халык хуҗалыгының бөтен тармагында зур үзгәрешләр барганда без шартлары булмаган базарда сату итәбез. Казанга килгән кунаклардан оят! Рафаэль Сальмушев Казанның Яңа Савин районы Адоратский урамындагы базар тирәсендә чыпчыклар балда-майда яши, мин сиңа әйтим. Нәрсә телиләр, шуны ашыйлар. Күз алдымда берничәсе кыйбатлы печенье өстенә утырды да шуңардан авыз итә башлады. Әмма организмның эше ашауны кабул итү белән генә чикләнми бит.
    1183
    0
    0
  • 23 сентябрь 2014 - 13:55
    Машинама сәлам биреп, тукталышка ашыгам
    - Син эшкә машина белән йөрмисеңмени ул? Ничек инде машинаң була торып, тукталышка җәяү тәпиләргә була? - дигән сорауга җавабым һәрвакыт аклану булып килеп чыга иде. Машина белән авылга кайтам, кибеткә барам, ләкин көн саен эшкә йөрергә кызыкмыйм шул. Мине аңлаучылар бик сирәк. Моның дәлиле шәһәр буйлап километрларга сузылган бөкеләр. Саный китсәң, ул бөкедә утыручылар арасында бер мәшәкатьсез нәкъ минем кебек шәһәр транспортында йөри алучылар да җитәрлек. Әйдәгез, кайберләрен барлап китик.
    1009
    0
    0
  • 23 сентябрь 2014 - 13:50
    Сәламәт яшәү хәзер модада!
    «Милләтләр кроссы - 2014» Ел саен сентябрь аеның якшәмбесендә Казан халкы йөгерергә чыга. Олысын да, кечесен дә берләштерүче «Милләтләр кроссы»на быел 20 меңнән артык кеше җыелган.
    939
    0
    0
  • 23 сентябрь 2014 - 13:49
    Республика җитәкчеләре машинадан баш тартты
    Әлбәттә, бер көнгә генә. Хәер, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу яктан искәрмә, ул: «Акцияләр булмаганда да мин эшкә велосипедта килгәлим», - ди.
    746
    0
    0
  • 23 сентябрь 2014 - 10:37
    TMTV телеканалның туган көне!
    TMTV* - татар музыкаль телеканалы яңа сезонны Туган көннән башлады!
    711
    0
    0
Реклама