13 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
13 гыйнвар 2015 - 13:40Яңа елда агулану очраклары теркәлгәнЯңа елның беренче көннәрендә республикабызда сөрем газы (угарный газ) белән агулану очраклары теркәлгән. 3-10 гыйнвар аралыгында барлыгы 15 кеше зыян күргән, шуларның 7се - балалар.
-
13 гыйнвар 2015 - 11:01Ятимнәрнең күңелен күрделәрТинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ятимнәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Шамил Фәрхетдиновның «Шүрәле - онлайн» спектакле күрсәтелде. Татарстан мөфтие урынбасары Нияз Сабиров балаларга ислам дине, Мәүлет бәйрәме турында вәгазь укыды. Театрга 300 дән артык бала килгән иде. Фото: instagram.com
-
13 гыйнвар 2015 - 09:42Югалган баланың әнисе табылган?Интертат.ру сайтыннан алынган мәгълүмат буенча Казанның Девятаев урамындагы йортның подъездында табылган сабыйның әти-әнисе һәм туганнарының унбер көн буе үзләрен берничек тә белгертмәве җәмәгатьчелектә аптырау катыш, ачу хисләре уятты. Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү органнары исә әлеге аянычлы факт буенча Россия Җинаять кодексының 125 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатты. Шул ук...
-
13 гыйнвар 2015 - 09:14Кара пулат фаҗигасе – Тинчурин сәхнәсендәКәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 20, 21, 22 гыйнвардә «Кара пулат» опера-риваятенең премьерасы күрсәтелә.
-
13 гыйнвар 2015 - 08:02Гармунда уйнарга мунчада өйрәндемЛилия Әхмәтшакирова авылларында бердәнбер гармунчы хатын-кыз. Хәер, тирә күрше якларда гармун сыздырган хатын-кызлар бармы икән тагын? Һөнәре буенча хисапчы Лилия апа ни өчен гармунчы булып киткән, бу аның төп кәсебеме?
-
13 гыйнвар 2015 - 07:07Алдым кармак, бардым ИделгәБалыкчыларны аңлый алмыйм инде мин. Эләксә-эләкмәсә дә сәгатьләр буе кармак чиерткәнне көтеп утырудан тәм табалар. Җәен бер хәл, кыш көне балыкка йөрүчеләргә аеруча гаҗәпләнәм. Шул суыкта бер урында көне буе утырып кара син! Кыскасы, балыкчылар белән якыннан танышу өчен бер көнне үзебез дә Кама Тамагына кайттык. Һәрчак миңа иптәш булып...
-
13 гыйнвар 2015 - 06:45Инде кирәгең калмады, чыршы...Яңа ел бәйрәмнәре узды, чыршыларның да кирәге калмады. Елдагыча, йорт ишегалларындагы чүплекләргә бәйрәм төнендә өй түрендә утырып торган урман гүзәлләрен инде чыгарып атарга да өлгергәннәр. Кайберәүләр шул мишуралары, ялтыравыклары белән бергә подъезд төбенә утыртып киткәннәр. Авыл җирендә булса аңа гына урын кая да табылыр иде анысы. Малларга бирергә, мунча миченә...
-
13 гыйнвар 2015 - 05:57Шул да булдымы сүз иреге?Узган атнада Франциядә берничә куркыныч теракт булды. 7 гыйнвар көнне ике билгесез зат Парижның «Charlie Hebdo» сатирик журналы редакциясе хезмәткәрләренә карата ут ачты. Әлеге җинаятьне кылуда бертуган Саид һәм Шериф Куашилардан шикләнелде. Алар 9 гыйнвар көнне полициягә каршы сугышып һәлак булдылар. 8 гыйнвар төнендә исә Ле-Ман шәһәрендә билгесез затлар мәчет...
-
13 гыйнвар 2015 - 05:48Горький паркында «Фитнес-Boom» узачак18 гыйнвар көнне көндезге сәгать уникегә Горький паркының «Хезмәт резервлары» стадионына казанлыларны спорт бәйрәменә чакыралар.
-
13 гыйнвар 2015 - 05:39Кәҗәме соң мал түгел?!Кәҗә елына да аяк бастык. Кәҗә дигәннән, соңгы елларда авылларда кәҗә асрау модага кереп китте.