15 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
15 гыйнвар 2015 - 14:27Фатирлы иткән иң кыска юлКышкы айларда авылга кунакка кайтканда, кулга көрәк тотып, кар көрәп йөргән булам. Биш-алты минуттан баштан пар бөркелә, борын мышкылдый, кар көри-көри җеп өзәрлек тә хәл калмый. Ә көн саен иртәнге биштән торып, зур территориядәге карны көрәп кара син?!
-
15 гыйнвар 2015 - 13:44«Татспиртпром» ААҖдә яңа җитәкчеБүген «Татспиртпром» ачык акционерлык җәмгыяете җитәкчесе итеп Ирек Миңнәхмәтов билгеләнде. Оешманың яңа җитәкчесен Татарстан Республикасы Премьер-министры, «Татспиртпром» ААҖ Директорлар Советы рәисе Илдар Халиков тәкъдим итте. Моңарчы Ирек Миңнәхмәтов Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгын җитәкләгән иде. Белешмә Казан дәүләт финанс-икътисад институты (2003), В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын (2008)...
-
15 гыйнвар 2015 - 12:09«ШК» журналистлары урамда акча теләндеСоңгы вакытларда акча теләнүчеләр күбәйде. Телевизор кабызсаң да, интернетны ачсаң да, метрога керсәң дә, җир асты җәяүлеләр кичүенә төшсәң дә, светофорга туктаган арада да, кибеттә йөргәндә дә - кая карама - алар. Баштарак мәлдә жәлләтсәләр дә, хәзер ышандырмый башладылар. Бирмәсәң, акчаңны жәллисең дип сөйләнеп калалар әле. Андыйларга эчемнән генә «үзең...
-
15 гыйнвар 2015 - 11:54Баласын ташлаган ананы нинди җәза көтә?Казанның Девятаев урамында табылган баланың әнисен полиция хезмәткәрләре Казанда танышының фатирында тоткарладылар. Әлеге хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныды. Ана үз баласын нигә ташлап калдырганын аңлата алмады. 26 яшьлек Наталья Манжола инде өченче тапкыр үз балаларын ташлап калдыра.
-
15 гыйнвар 2015 - 11:12«Шәһри Казан»ны доллар белән түшәгәннәр?!«Шәһри Казан» газетасы редакциясенең күргәзмәләр залында Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Ленар Әхмәтовның күргәзмәсе эшен дәвам итә. Рәссамның эзлекле эшли торган үз темалары булу (шул ук стильләшкән долларлар, риваятләр) аның инде үз йөзе, үз сүзе барлыгын күрсәтеп тора. Төс тарлыгы да аның өчен түгел.
-
15 гыйнвар 2015 - 10:54Казанга алтын айфоннар кайтарылганТатарстан символикасы белән чыгарылган айфоннарның бәясе 177 мең сум. Эксклюзив товарны җитештерүчеләр - Caviar фирмасы хезмәткәрләре сүзләренчә, алтын смартфонның моделе дөньяның төрле илләренә багышланган коллекция кысаларында чыгарылган.
-
15 гыйнвар 2015 - 10:502015 елдан нәрсә үзгәрде?Яңа елны барлык өлкәләрдә үзгәрешләр һәм яңа бәяләр белән башларга күнектек бугай инде. Быел да шактый яңалыклар каршы алды.
-
15 гыйнвар 2015 - 09:03Яратып, «Шәһри Казан»Апрельдә, Ходай кушып, 85 яшен тутырасы әбием «Шәһри Казан»га язылып куйган. Дөрес, ул бер еллап кына вакытлы матбугатка язылмый торган иде. Аңа хәтле әллә ничәшәр газета-журнал яздырып ала иде. Шөкер, бүгенге көнгә кадәр күзлексез укый, бәйли. Ялгыз гына яши. Беркайчан телевизор алдырмады. - Минем әллә ничә телевизор алырлык мөмкинлегем бар,...
-
15 гыйнвар 2015 - 09:00Казанда бадминтон буенча ярышлар узачак16 гыйнварда Казан теннис академиясендә бадминтон буенча Татарстан чемпионаты ачыла.
-
15 гыйнвар 2015 - 07:49Яңа ел бәйрәмнәре кыскарырга мөмкинме?Россия Дәүләт Думасындагы ЛДПР депутаты Алексей Диденко Яңа ел бәйрәмнәрен кыскартырга кирәк дигән канун проекты әзерләгән. Аның фикеренчә, россия халкы бары тик 31 декабрь,1, 2, 3 һәм 7 гыйнвар көннәрендә генә ял итәргә тиеш. Әлеге проектның төп сәбәбен депутат артык ял көннәрендә кешенең гаилә бюджетына һәм, кайвакыт, сәламәтлегенә дә зыян...
-
15 гыйнвар 2015 - 07:25Күгәрченле сандыклар Мәскәүгә кадәр китәБалык Бистәсе районының Күгәрчен авылында кияүгә чыкканда сандык белән бирнә алып килү гадәте әле дә сакланган. Сандык ясаучы оста да үз авылларында гына бит. Сандык ясау өчен кадакның да үзгәсе кирәк икән. Ул бер сантиметрдан да озынрак булмаска тиеш. Бер сандыкны ясау өчен 76 банка капкачы, 9 йөзгә якын кадак...
-
15 гыйнвар 2015 - 06:17Тәүлек эчендә 17,7 мең тонна кар чыгарылганСоңгы тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 17,7 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
-
15 гыйнвар 2015 - 05:36Яңа ел бәйрәмнәрендә 74 литр кан тапшырылганЯңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгенә кеше гомерен саклап калуда булышу ниятеннән 232 кеше килгән. Шуларның 175 е - донор буларак катнашкан. Шулай итеп, 4, 5 һәм 10 гыйнвар көннәрендә 74 литр кан тапшырылган.
-
15 гыйнвар 2015 - 05:09Ахырзаманның кечкенә билгеләре күренә башладыҖир шарының кайсы почмагын гына алма, һәркайда да нинди дә булса табигать бәла-казасы күзәтелә. Андый чакларда олыларның әйтә торган бер сүзе бар: «Ахырзаман дигәннәре шулдыр инде...» Чынлап уйлап карасаң, ахырзаманның кечкенә билгеләре күренә дә башлады. Соңгы вакытларда күзәтелгән глобаль җылыну процессын да шуның бер билгесе дигән фикер бар. Ни өчен...