Шәһри Казан

29 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 29 гыйнвар 2015 - 14:23
    Янгыннар ни сәбәпле чыга?
    Практика күрсәткәнчә ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләр гаебе белән килеп чыккан янгынның иң төп сәбәбе - исерек килеш тәмәке тарту очраклары. Кызганычка каршы, шушы сәбәп аркасында барлыкка килгән янгын очракларының артуы күзәтелә. Икенче төп сәбәп - электр җиһазларын һәм приборларын урнаштырган һәм кулланган вакытта янгын куркынычслызгы кагыйдәләрен бозу. Ялгыз һәм...
    723
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2015 - 13:04
    80 яшьлек Сәлимә апа беренче мәхәббәтен сагынып яши
    Сәлимә апа безне үзе эзләп тапты. - Кил әле, бәбкәм, беренче мәхәббәт тарихымны сөйлисем килә, кил, шалтыратып кил түлке, өч кат тимер ишек аша керәсе бар, шәһәр үзәгендә торам мин, -диде.Каршы килмәдем, киттем Сәлимәне апаны эзләп. - Шәһәр үзәгендә яшәүче халык шундый тупас, аралашыр кеше тапмыйм, Киров районында торганда күршеләр...
    814
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2015 - 12:49
    Кытайның иң бәхетле татар гаиләсе Лаеш районында яши
    Кытайда туып, шунда гомер иткән Гыйззәтулла Хәсәнне Татарстанга ата‑баба васыяте, әманәте һәм дә бөтен бәдәнендә ургып торган татарлыгы тартып кайтара. Ниһаять, гомерендә бер тапкыр күрмичә дә яраткан, төшләргә кереп йөдәткән, татарның мәккәсе булган Казан урамнарыннан атлау насыйп. Соңгы алты елда бер аягы белән - Кытайда, икенчесе белән ата‑баба җире булган...
    696
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2015 - 11:05
    Татарстанлылар яңа авиакомпания хезмәтеннән файдалана алачаклар
    2015 елда Татарстанда яңа авиакомпания эшли башлаячак.Әлегә теркәү эшләре бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин җиткерде. "Ак Барс Аэро" авиакомпаниясе суд карары буенча банкрот дип игълан ителде.
    640
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2015 - 10:50
    «Шәһри Казан»да кайнар элемтә телефоны эшли
    Кадерле укучыларыбыз, без сезнең белән аралашырга һәрвакыт шат. Киңәш-тәкъдимнәрегез, сорауларыгыз булса, рәхим итегез! Үзегезне борчыган мәсьәләләрне дә җиткерә аласыз, журналистларыбыз сезгә ярдәмгә әзер.
    671
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2015 - 10:30
    Аллаһның исемнәре нәрсә турында сөйли
    Аллаһы Тәгалә Үзен гүзәл исемнәр белән атаган, Ул илче итеп күндергән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) алар турында безгә хәбәр биргән. Әлеге туксан тугыз исемнең мәгънәләре тирән, дәрәҗәләре югары. Ә ул исемнәрне безгә белергә кирәкме, белгән кешегә аның нинди савабы бар? Әлеге сорауларны без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка бирдек....
    2317
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2015 - 10:11
    Президент «Татпотребсоюз» эшеннән канәгать түгел
    Сәяси һәм иҗтимагый оешмалар арасында иң озын гомерлесе кулланучылар җәмгыяте дисәк, ялгыш булмас. Ул 1916 елда союз булып оеша һәм менә инде 100 ел «Татпотребсоюз» үз исемен саклап килә. Исеме бар, ә җәмгыятьтә тоткан урыны ниндирәк һәм, гомумән, халыкка кирәкме ул? Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге вәкилләренең 2014 елгы эшчәнлегенә йомгак...
    629
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2015 - 09:26
    М-7 трассасында юл фаҗигасы
    Бүген М-7 трассасында Коры елга бистәсенә таба баручы күпердә 4 йөк машинасы бәрелешкән. Һәлакәтнең сәбәбе ачыклана, зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк дип хәбәр итә intertat.ru сайты. Фото efir24.tv сайтыннан алынган
    705
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2015 - 09:20
    "Идел" Яшьләр үзәгендә ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре турында сөйләштеләр
    29 гыйнварда «Идел» Яшьләр үзәгендә «Кадрлар резервы» республика проекты кысаларында Татарстан Республикасы Президентының Ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Панкратов Алексей Юрьевич һәм әлеге отдел бүлеге белгече Петухов Андрей Юрьевич белән очрашу булды. Әлеге очрашуда республикада ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре турында сүз алып барылды. Очрашу кысаларында «Татарстан...
    759
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2015 - 08:57
    Марсель Имамов пенсия реформасы турында
    Пенсия өлкәсендәге үзгәрешләр турында гел язабыз, сөйлибез... Барысы да аңлашылган да сыман, шул ук вакытта бу четерекле теманың очына да чыгып җитеп булмый кебек. Укучыларыбыз да әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауларын редакциягә юллап тора. Кыскасы, пенсия системасындагы яңалыкларны тагын да тулырак ачыклау максатыннан, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Марсель Мөкәтдис...
    1012
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2015 - 08:48
    Айдар Фәйзрахманов тагын 10 ел эшләргә җыена
    Татарстан фольклор ансамбле җитәкчесе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов үзенең концерт программасын әнә шулай дип атаган. Ул 30 гыйнварда Габдулла Тукай исемендәге филармония залында узачак юбилей концертына үзенең сәхнәдәшләрен җыя. - 60 яшьтә үз эшеңә ниндидер нәтиҗәләр ясарга вакыттыр дип уйлыйм, - диде Айдар журналистлар белән очрашканда. -...
    606
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2015 - 07:52
    Мәгариф министры халыкны кабул итте
    Татарстанның мәгариф министры Энгель Фәттахов «Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә мәгариф өлкәсенә кагылышлы мөрәҗәгатьләре булган кешеләр белән очрашты. Министр белән очрашуга сигез кеше килгән иде.
    851
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2015 - 07:02
    Рөстәм Миңнеханов мәдәният оешмаларына машина ачкычлары тапшырды
    Мәдәният министрлыгының еллык эшчәнлегенә багышланган коллегия күңелле вакыйгадан башланды: Президент Рөстәм Миңнеханов республиканың 44 мәдәният оешмасына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Аеруча зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне, «Мәдәният» конкурсында катнашкан журналистларны бүләкләделәр, коллективларга хөкүмәт грантлары бирделәр.
    663
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2015 - 06:03
    «ШК» журналисты ипи бәясен тикшерде
    Кибеткә килеп керсәң, «Чайкала иген кырлары» дигәнне «Чайкала ипи бәясе» дип үзгәртеп көйлисе килә башлый. Татарстанда хәлләр ярыйсы икән әле, Коми Республикасының Сыктывкар ипи комбинатында продукциягә бәяне 1,5 тапкырга арттырганнар. Генераль прокуратура Россиянең утыздан артык шәһәрендә, шул исәптән, Казанда да тикшерү үткәргән. Монополиягә каршы хезмәт тә 500 ипиханә белән 50...
    637
    0
    0
  • 29 гыйнвар 2015 - 05:08
    Коммуналь оешмаларга ышан, ләкин тикшерергә онытма
    Узган ел «Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге» оештырылды. Ул Казан шәһәре, Лабочевский урамы, 10в йортында урнашкан. - Без халыкның торак-коммуналь оешмаларга кагылышлы гаризаларын кабул итәбез, бушлай юридик киңәшләр бирәбез, торак милекчеләр ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативлары рәисләре өчен түләүле курслар алып барабыз,- ди эшчәнлекләрен шәрехләп үзәк җитәкчесе Дмитрий...
    669
    0
    0
Реклама