Шәһри Казан

22 апрель 2015 яңалыклары

  • 22 апрель 2015 - 17:34
    Пациентның канәгать булуы мөһим: Казанда медицинаның дәрәҗәсен арттыру турында сөйләштеләр
    Казанда узган халыкара конференциядә медицинада идарә итү сыйфаты: хезмәт күрсәтүнең дәрәҗәсен арттыру, яңа алымнар куллану, башка ил тәҗрибәсен куллану турында сөйләштеләр. - Идарә итү өлкәсенә яңа инструментларын кертүдә Казан үзенчәлек­ле мәйданчык булып тора. Табиб һәм аның эше пациентны һәрвакыт канәгатьләндерергә тиеш - без шуңа омтылабыз. Сыйфатны үлчәп була. Аның дәрәҗәсен...
    532
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 17:29
    Наилә Җиһаншина нинди китаплар укый
    Социаль челтәрләрдә #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән "Ә сез нинди китап укыйсыз?" дигән марафон бара. Мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина нинди китап укыганын ШК хәбәрчесенә сөйләде: - Хәзерге вакытта Габ­драхман Әп­сә­ләмовның «Ак чә­чәк­ләр» романын укыйм. Кәгазь китапка өстенлек бирәм. Интернеттан эзләп, аны экраннан укып утыру җайсыз тоела....
    560
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 15:35
    Шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертелде
    Бүген Казан шәһәре Думасының 42 нче сессиясе башланды.
    569
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 15:34
    Йөк машиналары табигый газ белән йөри башлаячак
    Чаллыда "КАМАЗ" ААҖдә газ белән эшләүче йөк машиналарын җитештерә башладылар.
    589
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 14:05
    Майда өстәмә бер атна ял итәчәкбез
    Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтыннан алынган мәгълүматлар буенча, май бәйрәмнәрендә татарстанлылар Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан, дүрт көн рәттән ял итәчәк: 1,2,3 һәм 4 май. Җиңү көне уңаеннан, 9, 10, 11 майда ял бирелә.
    552
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 13:19
    Яшел Үзәнгә паром белән
    Бозлар эреде, елгаларда су арта. Куйбышев сусаклагычында да узган атнада су 1,5 метрга күтәрелгән. Белгечләр, бу паром кичүен ачу өчен мөмкинлек бирә дип саный.
    568
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 13:12
    Сугыш ветераннарына өчпочмаклы хатлар киләчәк
    Сугыш елларында мондый хатларны тылдагылар, яу кырындагы солдатлар да зур түземсезлек белән көтеп алганнар. Хат - ул чакта төп аралашу чарасы булган. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Россия Почтасы мәктәп укучылары белән берлектә "Ватандашларыбызга хөрмәт. Кул җылысы" дип аталган акцияне тормышка ашыра.
    703
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 12:15
    Бакчачылар өчен автобус маршрутлары ачыла
    Казан шәһәре Башкарма комитеты хәбәр итүенчә, 25 апрельдән Казанда бакчачылар өчен махсус автобуслар йөри башлаячак.
    566
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 09:44
    Бүген – Җир көне
    Элекке буын 22 апрельне Ленин туган көн буларак кабул итсә, менә инде ничәнче ел бу көн Халыкара Җир көне буларак билгеләп үтелә.
    765
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 08:43
    Александр Никитин, доцент:
    - Казанда туып үстем. Чистай урамы белән Ибраһимов проспекты чатында элек иске чиркәү бинасында «Октябрь» кинотеатры эшли иде. Көн саен диярлек шунда йөри идек. Хоккейның финал матчларына билет бәясен бер мең сумнан башлап биш меңгә кадәр бәя куюны хупламыйм.
    795
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 08:34
    Алабугада Ford Transitның яңасы табадан төште
    «Алабуга» иктисадый зонасында Ford Transit автомобильләренең яңа төрен җитештерә башладылар. Кичә беренче машина конвейрдан төште. Әлеге истәлекле вакыйгада Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
    573
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 07:30
    ОСАГО буенча соравың булса, шалтырат!
    Автомобильне ОСАГО буенча иминиятләштерү бәясе соңгы арада сизелерлек артты. Апрельдән бәяләр тагын кыйммәтләнде.
    611
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 06:55
    Тынычлык бистәсендәге Мелитополь урамы су астында
    «Тынычлык бистәсендәге Мелитополь урамын су баса. Бу хәл инде ун ел рәттән кабатлана. Ышанмасагыз, килеп карагыз.»
    680
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 06:21
    «Кадыйрова язучы түгел инде ул, диләр...»
    Республиканың Милли китапханәсендә «Ел китабы -2013» бәйгесенә йомгак ясалды. Татарстан нәшриятларында 2013 елда басылып чыгып, 2014 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республиканың 1541 китапханәсе катнашкан, барлыгы 219 китап тәкъдим ителгән. - Шушы залда беренче бәйгене үткәргән вакытта безгә: «Сезнең эшегез юкмы әллә? Нәрсәгә тагын үз өстегезгә яңа мәшәкатьләр...
    659
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 04:18
    Җиңү юллары буйлап: Гани Сафиуллин
    Татарстанлылар үзләрен кыю сугышчы итеп кенә түгел, оста хәрби җитәкче итеп тә күрсәтте. Алар арасында үзен чын полководец итеп таныткан Гани Сафиуллин да бар. Ул 1905 елның 1 июлендә Казан өязенең (хәзерге Арча районы) Иске Кишет авылында крестьян гаиләсендә туа. 20 нче еллар башында әти-әнисе үлеп киткәч, ятим малай, ашарына...
    1214
    0
    0
Реклама