Шәһри Казан

22 май 2015 яңалыклары

  • 22 май 2015 - 18:21
    Рифат Зарипов әти булырга җыена
    - Августта, Алла боерса, әти булам, - диде Рифат, - Сөеклем Диләрә йөк­лелекнең бишенче аенда. Хәлләре әйбәт, үзен яхшы хис итә. Укырга йөри, быел соңгы курста, диплом елы (Диләрә - мәдәният һәм сәнгать университеты студенты). Репетицияләргә барып, карап кайта, биергә ярамый инде хәзер. Үзем әти булырга күптән әзер инде. Мин...
    647
    0
    0
  • 22 май 2015 - 15:07
    «Яшәү турында уйлыйсым да килми»
    Подъезд алдындагы мәйданчыкта гөлләр утыртып йөрим. Янәшәдәге эскәмиягә игезәк балаларын иярткән бер апа килеп туктады. Балалары дисәң, әниләре олы күренә, оныклары дияр идем, дәү әни өчен яшьрәк кебек бу хатын. Балалары уйнаган арада, миңа дәште бу. Чәчәкләрнең сорты белән кызыксынган була, кайсы якныкы булуымны сораша. Шулай, сүз арты сүз ияреп,...
    881
    0
    0
  • 22 май 2015 - 13:33
    Былтыр кысканга, быел еламыйлар
    Торак-коммуналь хуҗалык тармагына зарланулар кайчак "Шүрәле" әкиятенә бик аваздаш.
    813
    0
    0
  • 22 май 2015 - 13:25
    Арборда бүләк тапшырып кайттык (ФОТО)
    Шушы көннәрдә генә «Шәһри Казан» газетасы журналистлары Балтачның Арбор авылында булып кайтты. «Минем бабам - ветеран» бәйгесендә җиңгән бер укучыбыз - Алсу Йосыпованы котларга бардык.
    608
    0
    0
  • 22 май 2015 - 12:43
    Назлыгөл Галина, студент:
    - Югары уку йортында беренче курста белем алам, икътисадчы һөнәре үзләштерәм. Казан бик матур, ләкин Азнакайны да бик сагынам әле. Автобуслар күп, шулай да миңа метрода йөрү ошый: тиз дә, уңайлы да. Метро станцияләре күбрәк булсын иде.
    720
    0
    0
  • 22 май 2015 - 12:12
    Икътисадны үстерү өчен партнерлар кирәк
    Татарстан лидеры эш сәфәре белән Томскта. Ул анда Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең бишьеллыгына багышланган утырышта катнашты, шулай ук журналистларның сорауларына җавап бирде.
    588
    0
    0
  • 22 май 2015 - 11:56
    Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты: программа, медальләр, бәяләр
    24 июльдән 16 августка кадәр Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак. Бүген әлеге чемпионат кысаларында узачак ярышлар белән таныштырабыз. Чемпионатта дөньяның 181 иленнән 2,4 мең спортчы, 1800 рәсми зат, 200ләп ил вәкиле катнашуы көтелә. Телеаудитория Җир шарында яшәүче халыкның яртысыннан артыгын - 4,5 миллиард тирәсе кешене тәшкил итәчәк....
    729
    0
    0
  • 22 май 2015 - 11:05
    Транспортка кагылышлы соравың бармы?
    25 май көнне Бердәм Россия партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәкара иҗтимагый палатасында (Карл Маркс урамы, 31/7 йорт) 10.00 сәгатьтә гражданнарны кабул итү булачак. Очрашу вакытында республика халкын транспорт белән тәэмин итү проблемаларына караган сораулар күтәреләчәк. Халыкны борчыган мәсьәләләрне Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов хәл итәргә ярдәм итәчәк.
    534
    0
    0
  • 22 май 2015 - 10:38
    Минтимер Шәймиев – Болгарда
    Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгарга эшлекле сәфәре вакытында "Борынгы Болгар җирләрендә Татарстан балалары" дип исемләнгән фестиваль марафонында катнашты. Шулай ук Болгар тыюлыгындагы объектларда бара торган төзелеш эшләре белән дә танышты.
    552
    0
    0
  • 22 май 2015 - 09:41
    Татарстанда сатып алулар өлкәсе уңышлы эшли
    Татарстанда дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсенә аерым игътибар бирелә. Статистикага караганда, былтыр гына да 280 меңнән артык контракт һәм килешү төзелгән. Болар хакында Казанда узган дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алулар өлкәсендә Бөтенроссия форумында сөйләштеләр. Әлеге чарада Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
    600
    0
    0
  • 22 май 2015 - 08:48
    Фирдүс оештырган «Тямаев-фест» фестивалендә ниләр булачак
    - Улыбыз көннән-көн үсә. Тиздән, Алла боерса, бер яшь тула үзенә. Үземә охшаган, бик «энергичный» малай. «Сәхнәгә чыгам» гына дип тора. Музыка ишетсә, җырлый-бии башлый. Мине үземне генә беркая да җибәрми, - ди җырчы. - Кичә Чаллыда концерт сезонын яптык. Сентябрьдән алып 18 майга кадәр 210 концерт куелган. 9 ай...
    726
    0
    0
  • 22 май 2015 - 08:35
    КПРФ ярдәм итәргә әзер
    Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты рәисе Геннадий Зюганов белән очрашты.
    640
    0
    0
Реклама