7 февраль 2017 яңалыклары
-
7 февраль 2017 - 14:23Ризван Хәкимов: «Бер җырымны 8 җырчы җырлап йөри: акча сорамыйм, шалтыратып рөхсәт сорасалар да күңелем булыр иде»Сабыр холкы, сәхнәдә үз-үзен тыйнак тотышы, күптән халыкныкына әверелгән җырлары өчен ярата аны тамашачы. Әйе, аның җырлары халык күңеленә күптән үтеп керде. Алар елдан-ел популярлаша гына.
-
7 февраль 2017 - 14:03Миңнеханов Согуд Гарәбстаны белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләштеТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Корольлекләренең сәүдә һәм инвестицияләр министры Маҗид Аль-Кассаби һәм Иран култыгы гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге советының генераль сәркатибе Абдельлатыйф Бән Рәшид Аль-Зайяни белән очрашты. Очрашу барышында алар Татарстан белән Согуд Гарәбстаны Корольлекләре арасындагы сәүдә-икътисад үсеш мәсьәләләре турында сөйләште.
-
7 февраль 2017 - 13:46Татарстанда 37 миллион сум салым бурычы түләнмәү ачыкланганСотрудники отдела экономической безопасности и противодействия коррупции УМВД России по городу Набережные Челны установили факт уклонения от уплаты налогов.
-
7 февраль 2017 - 13:25Миңнеханов SALIC Согуд инвестицион компаниясе җитәкчелеге белән очраштыТатарстан Республикасы делегациясенең Эр-Риядта эш программасы кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов SALIC Согуд инвестицион компаниясе башкарма директоры Абдалла Дубәйхи белән очрашты. Алар авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә Татарстан Президенты Матбугат хезмәте.
-
7 февраль 2017 - 13:05Балалар өчен пособиеләр арттыФевральдән балалары булган гражданнарга түләнә торган пособияләр суммасы индексацияләнде, дип хәбәр итә Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте.
-
7 февраль 2017 - 12:51«Татарстан-24» телеканалы сәгать саен яңалыклар белән таныштыра«Эфир» белән «Казань» телекомпанияләре берләштерелеп, яңа барлыкка килгән «Татарстан-24» каналы бүген "челтәр" тарихын башлап җибәрде. «Татмедиа» составындагы район телекомпанияләре дә яңа каналның территориаль бүлекләре булачак. Телеканалның иң беренче партнеры исә - Яшел Үзәндәге "Зеленый Дол" телеканалы. Җәй башына республиканың барлык эфир телеканаллары «Татарстан-24» бренды астында эшләячәк. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган...
-
7 февраль 2017 - 11:32Шәймиев Зөядәге агач археологиясе музее төзелеше темпларыннан канәгать түгелТатарстанның Дәүләт киңәшчесе, "Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фонды" коммерциячел булмаган оешмасының попечительләр советы рәисе Зөя утрау-шәһәрчегендә булды.
-
7 февраль 2017 - 11:26Равил Сабыр: «Татар газета-журналларына башка язмыйм, дигән нәзерем юк анысы... Тик ул үзеннән-үзе ничектер шулай килеп чыкты»Әлмәт татар дәүләт драма театры 19 февральдә «Сигезле бию» мелодрамасы белән Камал театрында гастрольләрен башлап җибәрә. Шул уңайдан "ШК" хәбәрчесе пьесаның авторы Равил Сабыр белән элемтәгә керде.
-
7 февраль 2017 - 09:05Россия белән Америка уртак тел тапты«Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге штабы «Политзавод» проектын гамәлгә ашыра.
-
7 февраль 2017 - 08:36Яман шешне дәвалауда дин әһелләре дә ярдәмгә киләчәк4 февраль ел саен Онкология авыруларына каршы бөтендөнья көрәш елы буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан кичә «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясе узды.
-
7 февраль 2017 - 08:18Инвестицияләр күләме арта2016 елда чит ил компанияләре Татарстан икътисадына 422 млн доллар акча керткән. Бу саннар бүген Татарстанның Инвестицияләр үсеше агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында китерелде, дип хәбәр итә «Татар-информ». Коллегия эшендә Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
-
7 февраль 2017 - 08:15Әбиләрнең йөрәге түзми: башкала уртасында кар да түгәләр, боз да чабалар (ВИДЕО)Башкортстан әбиләре быелгы юллардагы бозлавык һәм кар көртләренә карата, үз тәҗрибәләреннән чыгып, элеккеге "методларны" кулланырга булганнар.
-
7 февраль 2017 - 08:07Илсур Метшин: «Абу-Дабига кадәр «үсәргә» вакыт бар әле»Казанда 1-3 февраль көннәрендә «WorldSkills» чемпионатының «Яшь профессионаллар» дигән III төбәк этабы үтте. Биредә «WorldSkills» таләпләре буенча 78 компетенция, «JuniorSkills» буенча (балалар арасындагы ярыш) 19 компетенция тәкъдим ителде.