Татарстан Республикасында 2020-2021 елларда «Безнең ишегалды» программасы 2169 ишегалдын колачланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары, «Безнең ишегалды» президент программасы координаторы Венера Камалова хәбәр итте.