10 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
10 гыйнвар 2013 - 12:24Өлешебезгә тигән испаннарӘллә без испаннарны, әллә испаннар безне эзәрлекли. Европаның мәртәбәле футбол турнирларында Казан клубын Испания клублары белән язмыш очраштырып кына тора. Ике ел рәттән Чемпионнар лигасында «Рубин» өлешенә тигән легендар «Барселона» белән уйнап, тормыш тәҗрибәсе туплады, чыныкты. Барселона каласындагы тарихи җиңүеннән соң, Казан клубының дөнья аренасында абруе бермә-бер артты.
-
10 гыйнвар 2013 - 12:22Асылыбызга кайтабызКөләргәме, еларгамы - белмәссең... Яшәешнең төрле өлкәләрендә реформа дип башланган зур үзгәрешләр иртәме-соңмы кабат элеккеге халәтенә әйләнеп кайта.
-
10 гыйнвар 2013 - 12:15Кәбисә елын Татарстанның спорт грандлары ничек кичерде?Спортта сезон календарь елына тәңгәл килмәсә дә, ел ахырында нәтиҗәләр ясау гадәткә кергән. Татарстанның спорт грандлары өчен 2012 елны, гомумән алганда, уңай ел булды дип әйтә алабыз. Узган ел Татарстан, ил тарихына гына түгел, халыкара спорт тарихына кереп калырлык иң зур вакыйга, ул әлбәттә, волейбол буенча ирләр җыелма командасының 32...
-
10 гыйнвар 2013 - 12:12Сөн буеның ап-ак каеннары...Әй, кайчак үз туган ягыңның да гүзәллеген күреп бетермисең инде. Актанышның Меңнәр авылына баргач та мин берара әсәренеп, гаҗәпсенеп тордым. Булса да була икән матур, нур йоккан чын татар авыллары. Урамнарында да, ихаталарында да төзеклек, буяу тимәгән, бизәк төшмәгән бер йорт, бер тәрәзә юк. Хан сарайлары түгел, әмма бар җирдән...
-
10 гыйнвар 2013 - 12:08Авыл кешесе моны каян аңласын?!Италиянең экс-премьеры Сильвио Берлускони 20 ел бергә яшәгән хатыны Вероника Ларио белән аерылышырга булгач, өч ел буе дәвам иткән суд эше үзенең карарын чыгарган: сәясәтче элеккеге хатынына ай саен (!) 3 млн евро акча түләп торырга тиеш.
-
10 гыйнвар 2013 - 12:04«Акча түләп, чүп үстерү хуҗа эше түгел»Республикабызның кайбер авылларына барсак, бернәрсә чәчелмәгән, инде күп еллар файдаланылмаган буп-буш җирләрне очратырга була.
-
10 гыйнвар 2013 - 12:00Уҗымнарга тагын куркыныч яныйӘле кайчан гына, көз айлары җылы килү һәм яңгырлы булу аркасында, уҗым культураларының артык нык үсеп китеп, киләсе ел уңышы өчен борчылырга мәҗбүр итүе турында язып үткән идек. Инде агрономнар тагын киләсе елның уңышы өчен хәсрәтләнә.
-
10 гыйнвар 2013 - 11:51Күктә дә тынгы юкЯңа елны ничек каршы алсаң, аны шулай үткәрерсең, ди халык гыйбарәсе. Ел башыннан дөньяда булырга өлгергән авиаһәлакәтләрнең санына күз салсаң, бу сүзләрдә хаклык барлыгына инанмыйча хәлең юк. 2013 елның әле ун гына көнен яшәдек, шул арада кеше гомерләрен алып киткән биш авиаһәлакәт булды. Яңа елның шулай башланып китүен 2012 ел...
-
10 гыйнвар 2013 - 11:47Илдә ниләр бар икән?Тагын ахырзаман куркынычы? 21 декабрьдә ахырзаман булмыйча калды. Хәзер кешелек дөньясы зур түземсезлек белән 2029 елның апрелен көтә. Бу вакытта өч йөз метрлы Апофис астероиды геостационар иярченнәр орбитасы биеклегенә якынлашырга, ягъни Җир шарыннан нибары 36 мең километр тирәсе ераклыкка җитәргә тиеш. Галимнәр Җир шарына болай якынайган Апофис орбитасын үзгәртергә мөмкин...
-
10 гыйнвар 2013 - 11:38Иманы булса – кайтарыр...Мин яңа ел төне могҗизасына ышанмыйм. Шулай да бу яңа ел төне алдыннан үземә-үзем көтелмәгән тетрәнү ясадым. Әлеге вакыйганы Аллаһның кисәтүе буларак кабул иттем мин.
-
10 гыйнвар 2013 - 11:33Мөселман сәгатьләре сатылаКазанлыларга интернет-кибеттә мөселман сәгатьләрен сатып алырга киңәш итәләр. Аның механизмын будильнигы намаз вакытын хәбәр итәрлек итеп көйләргә була. Цифрлы мөселман сәгатьләре тышкы ягы белән калган сәгатьләрдән берничек тә аерылмый: көмеш төсендәге корыч браслет, өч ук, гарәп язулы кара циферблат һәм электрон табло. Соңгысы ярдәмендә намаз вакытын көйләргә була. Сатучылар ышандырганча,...
-
10 гыйнвар 2013 - 11:28Грипп эшкә кереште!Казанда 3-6 яшьлек балалар арасында ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 3 тапкырга артып киткән.
-
10 гыйнвар 2013 - 11:26«ТОРМЫШЫМ КӨРӘШЛӘРДӘН торды»Сәхнәгә 60 ел гомерен багышлаган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза ХӘЙРЕТДИНОВА шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шушы дәвердә артист җан өргән образларны санап бетерерлек түгел. Аның «Галиябану» спектаклендә - Галиябану, «Зәңгәр шәл»дә - Мәйсәрә, «Гүзәлем Әсәл»дә - Хәдичә, «Татар хатыны ниләр күрми»дә - Гөлбану һ.б. рольләренең...
-
10 гыйнвар 2013 - 11:19Матур гаилә – илнең матурлыгыАллага шөкер, балаларыбыз балигъ булып үсеп җиттеләр. Улыбыз Алмаз армия хезмәтен үтәп, һөнәр алып, Казанда эшкә урнашты. Сөйгән кызы Рания - шәһре Болгар каласыннан. Уйлашып, киңәшеп аларны шәригать кушканча өйләнештерергә, никах укытып, төп нигездә хәләл туй мәҗлесе үткәрергә ниятләдек. Өлкән җизнәбез Халит абый: «Ширияздан абыеңнан укытыгыз. Ул гыйлемле кеше. Барысын...
-
10 гыйнвар 2013 - 11:12Зифа КАДЫЙРОВА: «Минем көчем – көчсезлегемдә»Зифа Кадыйрова исеме бүген китап яратучы һәркемгә таныш. Ул профессиональ язучы түгел, сюжет-композиция төзелешендә әдәби нормалар искә алынмаган дигән сүзләр ишетелә тора, аның белән кемдер авыз чайкый икән - сөенергә генә кирәк. Димәк, ул кемнеңдер кытыгын китерер дәрәҗәдә иҗат итә белә. «Сагынырсың, мин булмам», «Көтеп узган гомер», «Язмыш сынавы» китапларының...