Кешеләрнең соңгы елларда миһербанлырак, мәрхәмәтлерәк була баруын үзегез дә шәйлисездер, әйеме? Элек, мәсәлән, Ельцин заманында дип әйтик, төнге урамга чыгудан гына түгел, тәрәзәдән карарга да курка идек. Ник дисәң, тупаслыклары белән котны ала торган талаучыларның оятсызлыгына чыдашлы түгел иде: якаңнан элеп алулары була, шундук салып егулары була... Син һушыңа килгәнче...