Без инде ул шартлауларга, атышуларга күнегеп барабыз бугай. Мәгълүм бер әйтемдәгечә: «Минем өем кырыйда...» - миңа гына кагылмасын, ә калганы нигә шунда асты-өскә килми, янәсе.
Дөрес, бу юлы бернинди теракт та, заказлы үтерү дә булмаган. 30 сентябрь көнне Мәскәүдә туй кортежыннан аларны узарга теләүче машиналарга атканнар. Моны күрүчеләр полиция чакырганнар,...