Шәһри Казан

2 июль 2015 яңалыклары

  • 2 июль 2015 - 19:14
    Мини мунча: бәдрәф дисәң, зуррак, сарай дисәң, охшамаган (ФОТО)
    Гильдеево бистәсендә йөргәндә, берәүнең бакчасындагы кечкенә генә агач йортка күзебез төште. Бәдрәф дисәң зуррак, сарай дисәң дә охшамаган. Ике метрга ике метрлы нинди серле йорт икән бу дип, йортның хуҗасын эзләп киттек. Дачада Клара түти оныгы белән җәйне уздыра икән. - Әни үлгәннән бирле, бу йорт минем карамакта. Бакчада бәрәңге,...
    570
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 15:44
    32 километрлы велосипед юлы
    Казанда велосипедчылар өчен махсус юллар челтәре булдырырга җыеналар. Аның гомуми озынлыгы 32 чакрымга сузылачак, велопарковкаларның саны 12дән 22гә кадәр арттырылачак, ди.
    972
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 15:34
    Иреннәрдә җиләк тәме...
    Рәхәтләнә быел халык җиләк җыеп. Каен җиләге бетеп тә өлгермәде, җир җиләге чоры башланды. Аланнарга, урманнарга барсаң, җиләк тапмый кайтмассың. Нәкъ әкияттәгечә, берсен өзәсең, икенчесе күренә, өченчесенә кул үрелә. Ике сәгать дигәндә, бер чиләк тула, ди җыючылар.
    847
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 15:23
    Рөстәм Сәрвәров: «Халык өчен безнең эш мөһим дип саныйм»
    Бар шундый кешеләр: үзләренә артык пиар ясамыйча гына, тыныч кына, елмаеп кына гомер буе татарга хезмәт итәләр. «Аксу» компанияләр төркеме җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров әнә шундыйлардан. Ул татарча җырлар яза, үзе җырлый, дистәләгән талантлы яшьләрне сәхнәгә чыгарды, бүген татарча сыйфатлы китаплар бастыру белән дә шөгыльләнә. Рөстәм турында тагын шуны да әйтергә...
    821
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 14:27
    Бурычың булса, чит илгә юк ябык
    Суд приставларының федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе бурычы булганнарга Россиядән читкә чыгуны вакытлыча тыю турында 10 380 карар чыгарган. Июль азагына кадәр тагын 10 мең карар чыгарылырга тиеш икән әле. Бурычларның гомуми суммасы - 2,6 миллиард сум, ди.
    592
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 13:29
    "Шәһри Казан" 2 июль 2015 №70
    1064
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 13:26
    Иннополисның үз хастаханәсе
    Иннополиста Казанның 4 нче "Студентлар сырхауханәсе" халыкка медицина хезмәте күрсәтү өчен амбулатор үзәк ачты.
    544
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 12:20
    Гаилә бәйрәмендә мини сабантуй узачак
    8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул уңайдан, "Казан" гаилә үзәге каршында (Сибгат Хәким урамы, 4нче йорт) 17.00 сәгатьтә тантаналы бәйрәм оештырылачак.
    720
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 11:21
    Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин: «Кешегә җен керми дә, чыкмый да, ул безнең эчебездә тумыштан бар»
    Җенләнү турында бик күп сүзләр йөри һәм һәр кеше аны үзенчә аңлата. Шәхсән мин ул сүзләрнең күбесен буш һәм ялгыш күзаллаулар дип саныйм. Соңгы елларда кешедән җен чыгару модасы барлыкка килде. Христиан динендә булган поплар, кайбер муллалар һәм өшкерү белән шөгыльләнүче кешеләр, имештер, кешенең эченә кереп оялаган шайтанны чыгаралар.
    7786
    0
    16
  • 2 июль 2015 - 10:38
    “Милләтебез хәзинәләре”н 167 бала эзләяәчәк
    3 июльдән 17 июльгә кадәр Казанның "Идел" яшьләр үзәге "Милләтебез хәзинәләре" XV профильле смена уздыра. Быел, лагерьда Россиянең 14 төбәгеннән һәм Казахстаннан 167 бала ял итәчәк.
    681
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 09:42
    25 елдан соң кабат язылышканнар
    Самат белән Рузия Насыйбулиннарның бергә яшәүләренә 25 ел. Бу уңайдан балалары алар өчен сюрприз ясаганнар. ЗАГС хезмәткәрләре белән сөйләшеп , көмеш туй уңаеннан әти-әнисен кабат "языштырганнар". Бәйрәм көнне әти-әнисенең күзләрен бәйләп ЗАГСка алып килгәннәр, Мендельсон маршы уйный башлагач кына күзләренә бәйләгән тасмаларны чишкәннәр. Юбилярларга бүләк итеп тату, бәхетле гаилә символын...
    611
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 08:45
    Чүпрәледә – төлкеләр, Мамадышта еланнар күбәйгән
    - Безнең якларда төлкеләр котырды, түзәр хәл калмады, тавыклар, чебиләр югала, балалар өчен куркабыз, - дип борчылып шалтыраттылар Чүпрәле районыннан газета укучыларыбыз. - Мин Татар Бизнәсе авылында яшим, безнең авылда куркыныч түгел, шулай да кыргый этләр, төлкеләрдән сак булыр өчен сарыкларымны ачык һавада кундырганым юк, сарайга кертеп ябам. Былтыр да...
    796
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 08:35
    Чемпионатка ялган билетлар сатканнар
    Спорт проектлары башкарма дирекциясе оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров әйтүенчә, Су спорты буенча дөнья чемпионатына билетлар сатучы ялган өч сайт барлыкка килгән. Бу ялган сайтларны тиз арада япканнар анысы, хәзер бу эш белән прокуратура шөгыльләнә.
    773
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 07:28
    Төрекләр Казанны төзекләндерә
    Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бутлеров - Некрасов урамнарындагы территориядә төзелеш проектын һәм "Шамов хастаханәсе бинасы" мәдәни мирас объектын реставрацияләү проектын карады.
    605
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 06:58
    Айсылу Леронның улы – тургай, кызы – ябалак
    - «КZN» каналында «Доброе утро, столица!» тапшыруын алып бара башладым. «Татар радиосы»нда эшләвемне дә дәвам итәм. Эш күп, шуңа теләгән бар нәрсәгә дә өлгереп булмый. Әле күптән түгел кызым Фәридә белән Мәскәүгә барып кайттык. Зоопаркта булдык, Горький исемендәге ял паркына бардык, океанариумны күрдек. Фәридәгә бик ошады. Бераз үскәч, Нурихан белән...
    700
    0
    0
Реклама