Чыннан да, хезмәтем белән бәйле рәвештә, 1987 елдан бирле көрәш дөньясында кайнаган кеше буларак, мин бу юлы зур тәэсирләр белән кайттым Минзәләдән. Ярышларны зур хезмәт куеп, оештырулары белән генә түгел, кунакчыллыклары белән дә безнең күңелләрдә озак сакланыр алар.