Урамда алтын көз. Агачлар да яфракларын коя башлады. Кырлар да бушап калды, бакчалардагы бәрәңгеләр һәм башка яшелчәләр дә казып алынды. Кайнатмалар әзерләнде, салатлар ясалды, тозлыйсы тозланды, киптереләсе киптерелде. Хәзер бакчада миләш, балан, сырганак, соң өлгерешле алмалар, кабаклар гына утырып калды. Миләш белән баланны иренмәгән кеше җыя анысы, әмма кайберәүләрнең ул...