Шәһри Казан

20 сентябрь 2012 яңалыклары

  • 20 сентябрь 2012 - 10:03
    Һай, юллар, юллар...
    «Google» компаниясе «Россия юллары» проектына йомгак ясаган. Казанга, юлларның сыйфаты буенча, 22 шәһәр арасыннан 8 нче урын бирелгән.
  • 20 сентябрь 2012 - 09:58
    Сата белмәсәң, акча керми
    Кайбер районнар һәм агропредприятиеләр вәкилләре: «Авыл хуҗалыгы ярминкәләре безнең өчен зыян гына китерә», - дип әйтәләр, имеш.
  • 20 сентябрь 2012 - 08:13
    Азино балалары алдында бурычыбыз калды
    «Азино микрорайонындагы балалар дәваханәсеннән дә көтелгәнрәк корылма юк, шунлыктан аны төзү эшләре 2013 елның май аена тәмамланган булырга тиеш». Казан мэры Илсур Метшин Азинода һәм Дәрвишләр бистәсендә сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелеше барышын караганда әйтте әлеге сүзләрне. Подрядчы оешма - «РАФФ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Сәетҗан Шакиров сүзләренә караганда, заказчы «Главинвестстрой»...
  • 20 сентябрь 2012 - 08:05
    Көзге нигъмәтләрдән җитешегез...
    Урамда алтын көз. Агачлар да яфракларын коя башлады. Кырлар да бушап калды, бакчалардагы бәрәңгеләр һәм башка яшелчәләр дә казып алынды. Кайнатмалар әзерләнде, салатлар ясалды, тозлыйсы тозланды, киптереләсе киптерелде. Хәзер бакчада миләш, балан, сырганак, соң өлгерешле алмалар, кабаклар гына утырып калды. Миләш белән баланны иренмәгән кеше җыя анысы, әмма кайберәүләрнең ул...
  • 20 сентябрь 2012 - 08:03
    «МИН – БРЕНД»
    Раяз ФАСЫЙХОВ иҗатына битарафлар юк диярлек. Берәүләр аны үлеп ярата, кемдер гайбәтен чәйни тора, кемдер киңәшен бирергә ашыга. Бер сүз белән - сәхнәдән дә, халык теленнән дә төшеп торганы юк Раязның. Җәй башында яңа альбом чыгарган җырчы егет хәзер көзге сезонга әзерләнеп йөри. Быел ул «Көлке терапия»гә, аннан УНИКС концертлар...
  • 20 сентябрь 2012 - 08:01
    Кабатланган хыянәт
    Авылда берсеннән-берсе чибәр өч кыз яшиләр иде. Роза аеруча чибәре һәм чаясы, тәвәккәле. Гүзәл дә бер кашык су белән йотарлык. Алсу шулай ук табигатьнең сөеп яратылган бәндәсе - килмәгән җире юк. Өчесе дә бәхеткә һәм мәңгелек мәхәббәткә бик лаек булып үсеп җиттеләр. Авылдан иң алдан Роза китеп барды. Мәскәүдәге туганнарына...
  • 20 сентябрь 2012 - 07:59
    Корычтай ихтыярлы «бәллүр» кыз
    Медицина термины белән әйткәндә, «камилләшмәгән остеогенез» диагнозы белән авыручы кешеләрне халык телендә «Бәллүр кешеләр» дип атап йөртәләр. Бик матур яңгырашлы бу исем артына дөреслектә бик ачы язмышлы кешеләр яшеренә.
  • 20 сентябрь 2012 - 07:57
    «АК БАРС» бөкеләрдән коткара
    «Ну, кояш, паюын да паерсың, мин генә булмам инде», - дигән ди бер чуаш, мөселман күршесенә ияреп уразага кергәч. Һәркөнне диярлек Әмирхан проспекты белән Чистай урамы чаты тирәсендә бөкедә утырганда нинди генә уйлар килми. Биредәге ремонт эшләре бетүен дә бетәр бер заман, тик ул чагында мин моннан йөрмәм дә инде...
  • 20 сентябрь 2012 - 07:54
    Яңа тренер «вакансияләре» ачылырмы?
    КХЛда яңа сезон старт алганнан соң 2 атна гына узуга карамастан, бүген үк теге яки бу команданың ничек уйнавы, кайсы тренерның үз вазифаларын ни дәрәҗәдә башкаруы хакында бераз гына нәтиҗә ясарга була. Билгеле булганча, һәр сезон башында командаларның составыннан тыш күп кенә клубларда тренерлар штабы да сизелерлек үзгәрә. Элеккеге заманнарда...
  • 20 сентябрь 2012 - 07:50
    ЧЕМПИОНЛЫК НИЧЕК ЯУЛАНА?
    Ике атна элек КХЛның бишенче - юбилей сезоны старт алды. Жиде илнең 26 командасы киләсе ел язына хәтле Гагарин кубогы өчен көрәшәчәк. Билгеле, моңа континентның иң көчле командасы ирешергә тиеш, әмма һәрчакта да спорт принцибы өстенлек аламы?
  • 20 сентябрь 2012 - 07:45
    Аттым үтердем булыр...
    Америкада чебеннәрне атып үтерә торган мылтык уйлап тапканнар. Гадәти тоз белән корыла торган коралның ату ераклыгы 1,5 метр икән. Төрле инфекцияләр таратучы бөҗәкләргә каршы көрәшүнең бу ысулы бик нәтиҗәле булып чыккан. Шул ук вакытта ул чебен белән мылтык арасындагы борынгыдан килүче бәйләнешне дә тагын бер кат раслаган.
  • 20 сентябрь 2012 - 07:43
    Кәлтә елан диярсең
    Калифорниядә яшәүче Шанель Тэпперның теле 9,75 сантиметр озынлыкта. Хатын-кызлар арасында дөньядагы иң озын тел хуҗасы буларак аны Гиннессның рекордлар китабына керткәннәр. Теленең башкаларныкына караганда хәйранга озынрак булганын кыз 8 яшендә чамалаган. Хеллоуин бәйрәмендә, әниле-кызлы фотокамера алдында төрле рәвешкә кереп боргаланып, күңел ачканнар алар. Фотоларны ясатып караганнан соң исә икесе дә...
  • 20 сентябрь 2012 - 07:41
    Сәер законнар
    - АКШта 18 яшьтән узган кешеләргә, әгәр дә аларның алдагы тешләренең берәрсе төшкән булса, елмаерга рөхсәт юк. - АКШта колакка тимер акчалар асу тыела. - АКШта пошиларга исерткеч эчемлекләр эчерергә ярамый. - Әгәр кунакка килгәндә яңгыр астына эләгеп зонтигыгыз юешләнгән икән, Америкада аны өйгә алып керү тыела. - 1918-1919 елларда...
  • 20 сентябрь 2012 - 07:38
    Холкын беләсең килсә – ашатып кара
    Психологлар кешенең нинди ризык яратуыннан чыгып аның холкын белеп була дигән фикергә килгәннәр. Кеше тормышының авыр мизгелләрендә моңарчы өнәмәгән ризыкка тартыла башларга мөмкин икән. Мисалга, берәүне хатыны ташлап китә яки эштән кыскартуга эләгә ди. Моңа кадәр кабып та карамаган торт кисәген авызына озату барышында анда: «Ни булды икән миңа?» -...
  • 20 сентябрь 2012 - 07:34
    ХАҖ СӘФӘРЕ
    Дөресен генә әйткәндә, кайчан да булса мондый җаваплы һәм саваплы сәфәргә чыга алырмын дигән уй башыма да килгәне юк иде. Сәламәтлек, акча, тәвәккәллек җитмәс кебек иде... Шулай да узган ел мондый бәхет миңа да насыйп булды. Бик тә уйландыра, гыйбрәтләр бирә, сабырыңны, сәламәтлегеңне сыный торган, гомерең буе онытылмаслык сәфәр икән...
Реклама