Шәһри Казан

7 февраль 2013 яңалыклары

  • 7 февраль 2013 - 08:29
    Ихтыяри-мәҗбүриләп...
    Безнең илдә шундый гадәт бар: чаралар узучы заллар буш булмасын өчен, мәҗбүриләп халык җыялар. Чит илләрдә эш ничек алып барыладыр - анысын әйтә алмыйм. Әмма үзебезнеке - үзәктә. Кайчандыр популяр булып, бүген тамашачы җыя алмый торган артист яки яңа күтәрелеп килүче «йолдыз» кисәге булсынмы ул, язучы яки фокус остасымы -...
    506
    0
    0
  • 7 февраль 2013 - 08:27
    Гыйльмуллин истәлегенә турнир
    Казанда «Рубин» командасы уенчысы булган Ленар Гыйльмуллин истәлегенә халыкара футбол турниры башланды.
    890
    0
    0
  • 7 февраль 2013 - 08:24
    Авырга төшмәсме соң?
    Мөслим якларына командировкага чыкса, Ләбиб Лерон Түреш авылында яшәүче әтисе Лерон агай янына хәл белешергә сугылмый калмый - факт! Район үзәгеннән утыз гына чакрым ләбаса. Бу яклардан Дәүләт Советына депутат булып Роберт Миңнуллин сайлангач, юлын да әйбәтләделәр. Асфальт ук түгел түгелен, таш белән дә вакланмадылар, комнан салдылар юлны Түрешкә!
    568
    0
    0
  • 7 февраль 2013 - 08:20
    Чама белергә кирәк
    Әле хоккей мәйданында, әле футбол кырында, әле теннис кортында, әле бокс рингында дисеңме, кая гына карама, спортчыларның үзара тукмашулары, йомры сүзләр атышулары, спортчылар яки җанатарларның хөкемдарларны мыскыл итүләре белән бәйле җәнҗаллар чыгып кына тора. Ә бит югыйсә һәр спорт төренең үз этика кагыйдәләре, язылган һәм язылмаган кануннары, гасырлар буена ныгыган...
    482
    0
    0
  • 7 февраль 2013 - 08:16
    Бернәрсә дә мәңгелек түгел
    Хоккей буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Вячеслав Фетисов кайчандыр ЦСКАда үзе йөрткән һәм моңарчы кагылгысыз саналган 2 нче номердан баш тартырга әзер. Легендар хоккейчы психологик яктан авыр булган бу адымга үз теләге белән бармый, билгеле. Аны моңа клубтагы бүгенге вазгыять мәҗбүр итә. Советлар Союзы чорында иң дәрәҗәле хоккей клубы саналган...
    627
    0
    0
  • 7 февраль 2013 - 08:14
    Спорттан киткәч, өйләнсәң дә ярый
    Кемнең тормышы кыенрак: разведчикныңмы, әллә спортчыныңмы, дигән сорауга соңгылары, һич икеләнмичә, безнеке дип җавап бирә. Һәркемнең үзенеке үзәктә, дип, моның белән бәхәсләшергә дә булыр иде. Спортчының тормышына разведчикка янаган кадәр куркыныч янамый, билгеле. Тик спортчыга төшкән физик нагрузканы исәпкә алсаң, аларга бер дә җиңел булмавына төшенәсең. Матур җиңүләр артында югалган...
    471
    0
    0
  • 7 февраль 2013 - 08:08
    Плющенконы Туктамышева белән нәрсә бәйли?
    Изге урын буш тормый дисәләр дә, дөнья күләмендә танылу алган Мария Бутырская белән Ирина Слуцкая спорттан киткәннән соң, Россия спортында алар дәрәҗәсенә күтәрелә алырлык хатын-кыз фигуристлар озак вакыт күренмәде. Ниһаять, инде сүнә башлаган өмет уты кабынды. Күптән түгел генә Хорватиядә тәмамланган Европа беренчелегеннән фигурист кызларыбыз Аделина Сотникова белән Елизавета Туктамышева...
    494
    0
    0
  • 7 февраль 2013 - 08:06
    Нигезебез җенле түгел, борынгы
    Исәнмесез, кадерле редакция. Мин хатымны газетаның 10 гыйнвар санында чыккан «Мин күргәнне беркем күрмәсен» язмасын укыгач язарга булдым. Язмадагы герой - Резедәнең башыннан кичкән авыр вакыйгаларга сәбәпче булган Арча районы Югары Пошалым авылындагы нигезнең хуҗасы һәм шунда аларга яшәп торырга ризалык бирүче буларак язам. Нигезгә нахак яла ягулары, хуҗаларына карата...
    640
    0
    0
  • 7 февраль 2013 - 07:54
    Нигә Ходай бәхетләрне бертигез бирми икән...
    Бала белән хастаханәдә ятканда күргәннәремне «Шәһри Казан»да бер тасвирлаган идем инде. Хәтерләсәгез, анда яшьли әти-әнисез калган, ире белән дә тату тормаган, биш айлык сабые белән урамда калган Розалия хакында яздым. Ник кабат аңа әйләнеп кайттыммы? Бер танышым иремнән аерылам дип шалтыраткач искә төште ул. Ирексездән, нигә Ходай бәхетләрне бертигез бирми...
    813
    0
    0
  • 7 февраль 2013 - 07:52
    Кыш көнендә җәй китергән бәйрәм
    «Шәһри Казан» редакциясе өчен бу атна куанычлы мәшәкатьләрдән башланып китте, бер ел элек игълан ителгән «Хәтер сандыгыннан» бәйгесенә йомгак ясалды. Әй, ул кунакларны каршы алырга әзерләнүләр, дулкынланулар... Безне якын итеп, җиңүчеләребезне хөрмәтләп, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе танылган язучыбыз Разил Вәлиев, академик Азат Зыятдинов,...
    636
    0
    0
  • 7 февраль 2013 - 07:49
    Эш булмагач, нишләсеннәр инде
    Республикабызда авыллар юкка чыга бара, шәһәргә күченеп китүчеләр саны һаман арта. Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең коллегия утырышында яңгыраган саннарга гына карыйк: бүгенге көндә республикабызның 49 авылында бер кеше дә яшәми. Ә Татарстанның һәр дүртенче авылында кеше саны 50дән дә артык түгел. Ни өчен авыллар юкка чыга бара, халык...
    501
    0
    0
  • 7 февраль 2013 - 07:46
    Рәхәтләнәбез икән солыга
    Февральдә -8 градустан алып +1 градуска кадәр җылы көннәр була. Бу айны һава температурасы -2 градустан -6 градус арасында торса, авыл хуҗалыгында бөтен культуралар өчен дә шартлар яхшы дигән сүз. Язгы бодай, борчак, печән өчен бу бигрәк тә кулай. Температура +1 градус булса - солы, нуль градус булса, тары уңа,...
    542
    0
    0
  • 7 февраль 2013 - 07:43
    Тавык ник үз йомыркасын үзе ашый?
    «Кош-кортны инде күп еллар асрыйм. Һәр кышны бер үк проблема белән очрашам: тавыкларым үзләренең йомыркаларын үзләре үк ашый башлый. Шуңа күрә без һәр йомырканы диярлек саклап торып алырга мәҗбүр булабыз. Моның сәбәбе нәрсәдә икән? Сәхифәгездә шул турыда аңлатып яза алмассызмы? Мондый хәл килеп чыкмасын өчен нишләргә кирәк? Кадрия Гәрәева, Апас».
    586
    0
    0
  • 7 февраль 2013 - 07:39
    Мурат Сиразин туңдырма ясарга җыена
    Авыл сөте, авыл каймагы, авыл эремчеге... Аларга тиңнәр юк?! Шушы рәткә авыл туңдырмасы да кушылса, ничек шәп булыр иде бит! Авыл туңдырмасы ашыйсы көннәр дә бик еракта түгел, чөнки Югары Ослан фермеры Мурат Сиразин авылда табигый продуктлардан туңдырма ясарга җыена.
    517
    0
    0
Реклама