Шәһри Казан

5 сентябрь 2013 яңалыклары

  • 5 сентябрь 2013 - 11:33
    Җылылык сентябрь ахырында биреләчәк
    «Казан җылылык челтәрләре компаниясе» ААҖ 10-12 сентябрь көннәрендә җылылык үткәргечләрдә һәм җылылык бүлгеч челтәрләрдә гидравлик сынау уздыра. Шул сәбәпле, ул чорда башкаладагы 1903 күп фатирлы йортка, 184 балалар бакчасына, 132 мәктәпкә, 93 хастаханәгә кайнар су бирү туктатылып торачак.
    741
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 11:29
    Спорт мәктәпләре сезнең балагызны көтә
    28 сентябрьгә кадәр Казанның спорт комплексларында һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә Ачык ишекләр көне үтәчәк, биредә теләгән һәркем үз баласын спорт секцияләренә яздыра алачак. Спорт комплекслары буйлап таныштыру экскурсияләре оештырыла. Узган уку елында Казанның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә 19853 бала һәм яшүсмер шөгыльләнгән. Спорт мәктәпләрендә дәресләр 37 спорт төре буенча үткән. Быел...
    527
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 11:25
    Дәреслекләр җитәме?
    Казанда бүгеннән укучыларның дәреслекләр белән тәэмин ителеше буенча махсус кайнар элемтә эшли башлады.
    547
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 11:20
    Адмиралтия бистәсен яңартырга тотындылар
    Казанның Адмиралтия бистәсе 2030 елга мавыктыргыч туристлык үзәгенә һәм уңайлы яшәеш урынына әверелергә тиеш.
    468
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 11:03
    Кубаньда хоккей үсеше өчен Павел Буре җавап бирәчәк
    СССР, БДБ һәм Россия җыелма командаларының мәшһүр уенчысы Павел Буре Краснодар краенда хоккейны үстерүгә алына. Ул губернатор Александр Ткачевның тәкъдименә ризалык белдергән. Буре төбәктәге барлык хоккей командаларының генераль менеджеры булачак.
    660
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 11:00
    Футбол кырында булмаса, һава аланында да ярый
    Александр Бухаров «Рубин»ны «Зенит»ка алмаштырганнан бирле футбол кырында әллә ни балкымаса да, шушы көннәрдә Пулково аэропортындагы «егетлеге» белән полиция елъязмасына кереп калды. Ил җыелма командасы сайлап алу ярышларына әзерләнгәнгә, премьер-лига клублары кыска ял алган иде. Бухаровның шуннан файдаланып Санкт-Петербургтан Казанга кайтуы булган. Әмма туган төбәгенә аяк басасы урынга, аңа төнне...
    490
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 10:56
    Җитәкче кәнәфиенә утырса да, экраннардан китәргә җыенмый
    «Россия 2» телеканалының үтә дә эмоциональ һәм популяр спорт комментаторы Дмитрий Губерниев җитәкче вазифага билгеләнде. Ул хәзер Бөтенроссия телерадиотапшырулар дәүләт компаниясенең спорт каналлары баш редакторы кәнәфиендә утыра.
    493
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 10:51
    БУЯУЛЫ МӘЗӘК
    Фатирыбызда тәрәзәләрне алмаштырып мәш килгән мәлебез. Искеләре урынына яңаларын - пластик тәрәзәләр куябыз. Ике-өч ел саен рамнарны акка буяп интегә идек, ниһаять, бу күңелсез эштән бөтенләйгә котылабыз. Буяган вакытта ничек кенә сак кыланма, буяу тамчылары пыялага таму җаен барыбер таба бит ул, нәгаләт! Буяу дигәннән... Студентларның төзелеш отрядында эшләгән чак....
    620
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 10:44
    Флюра ДӘМИНОВА: «Безнең гаиләдә иң зур байлык – китап»
    Шигърияттә туры сүзле, тәмле телле шагыйрь Газинур Морат, аның иҗаты турында озаклап һәм тәфсилләп сөйләп булыр иде. Мәйданнарда ачлык игълан итеп утырган чаклары белән дә ул үз холкын - турылыгын ярып салган кеше. Инде хәзер озак еллар «Мәдәни җомга» газетасында хезмәт куйган шагыйрь публицистика жанрында да укучыга билгеле - аның...
    819
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 10:39
    Син аның елмаюын күрдеңме?
    Яңа ел. Бер фатирда Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән ике волонтер алты һәм дүрт яшьлек ДЦП диагнозлы баланы Яңа ел белән котлый, бүләкләр тапшыра. Дүрт яшьлек, ятакка беркетелгән ир бала шунда кинәттән кычкырып-кычкырып көләргә тотына. Баланың анасы исә атыла-бәрелә кухняга чыгып йөгерә. Аның артыннан чыккан волонтер тораташ булып...
    688
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 10:35
    Сингапурың бер якта торсын
    Канаштагы техникумны үз күзләре белән күргәч, журналист шундый фикергә килгән Тәмәке тартканыңны күрсәләр, бер айлык стипендиядән колак кагасың, ә инде хәмер исе килсә, уку йорты белән үк саубуллашасың. Бирегә укырга керү өчен уртача өлгереш кенә җитми, көндәлегеңдә «4»ле һәм «5»леләр булсын. Мондый югары тәртип белән хәрби уку йортлары гына мактана...
    497
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 10:33
    Үзгәреш корбаннары
    Күптән түгел миңа хастаханәдә ятып чыгарга туры килде. Чит илләргә барып гыйбрәт ал дисәләр дә, еракта йөрмичә генә, чын-чынлап гыйбрәт алып кайттым мин аннан. Палатадашларымның үз-үзләрен тотышларына карап, әлегә кадәр башыма да килмәгән нәрсәләр турында уйландым.
    522
    0
    0
Реклама