Шәһри Казан

10 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 10 гыйнвар 2014 - 10:05
    Уңышлар гына түгел, сәер хәлләр дә Олимпиадаларның бизәге була ала
    Олимпия уеннары, батырлык, чыдамлык, көч һәм рух ныклыгы белән сокландырып кына калмыйча, кайвакыт көтелмәгән хәлләре белән дә таң калдыра. Спортчылар катнашындагы курьезлар ак Олимпиадалар тарихында да җитәрлек.
    463
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 10:01
    Ат елында туучылар – иң шәп спортчылар
    Ат елында туучылардан менә дигән сәясәтчеләр, яхшы гына финансчылар, транспорт йөртүчеләр һәм шәп спортчылар чыга икән.
    626
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 09:59
    Россиядә ул иң яхшысы
    Спорт журналистларының халыкара ассоциациясе 2013 ел йомгаклары буенча дөньяның иң яхшы спортчыларын, спорт командасын һәм вакыйгасын игълан итте. Аннан күренгәнчә, узган елда дөньяның иң яхшы командасы исеменә «Бавария» (Германия) футбол командасы лаек булган, ә август аенда җиңел атлетика буенча Мәскәүдә узган дөнья чемпионаты 2013 елның иң яхшы спорт вакыйгасы дип...
    521
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 09:57
    Сочига юл 34 ел һәм 16 Олимпиада аша
    2013 ел Россия спорты тарихына Казанда узган 27 нче җәйге Универсиада белән кереп калса, 2014 ел, һичшиксез, Сочидагы 22 нче кышкы Олимпия уеннары белән истә калачак.
    563
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 09:53
    БЫЛБЫЛЫМ (Күренеш)
    - Сагынып беттеңме, сөеклем? Бик ямансуладыңмы? Бик озак көттеңме, былбылым? Көткәнсеңдер инде, нишлим соң, эш бетми кайтып булмый шул, түгәрәгем. Үзем дә бик сагынып беттем инде. Ойт аны, курнос борын. Бәй, шаян, диванны әшәкеләп бетергәнсең ич. Кара, кара, ну мут та соң үзең. Әй, җанашым, юанычым да, куанычым да шул...
    629
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 09:49
    Чаңгы тотып кулга...
    Кышын россиялеләр, саф һавада йөрүгә, чаңгы-чана шууга караганда, телевизор каршында диванда аунауны артыграк күрә. Халыктан ничек ял итүләре турында кызыксынып күптән түгел уздырган сораштыруда шул билгеле булган.
    629
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 09:44
    Римзил ВӘЛИЕВ: «Мин Зиләне дәүләткә кияүгә бирдем»
    «Мин аның ире түгел, ул - минем хатын», - дип башлады сүзен Римзил абый, уенын-чынын бергә кушып. Римзил Вәлиев янына аның эшенә - Бөтендөнья татар конгрессына килүемнең сәбәбе «Пар канат» сәхифәсе аша алар гаиләсен яктырту иде шул. Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе, бүгенге көндә «Дөнья» телестудиясен оештыру белән мәшгуль Римзил Вәлиев...
    738
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 09:40
    Хуш, туган җирем!
    Татарстанда тагын бер авыл юкка чыкты. Әле ноябрь аенда гына Түбән Кама районындагы борынгы Алан авылының 29 гаиләсе үзләренең туган-үскән нигезләре белән хушлашты. Үзләре теләп түгел, билгеле, аларны моңа мәҗбүр иттеләр. Эш шунда ки: өч гасырлык тарихы булган әлеге авыл республиканың сәнәгати гиганты «ТАНЕКО»га бик якын тора. Белгәнегезчә, «ТАНЕКО» ул...
    556
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 09:37
    Быел авыл хуҗалыгын нинди үзгәрешләр көтә?
    Урамнар яктыра Быел Татарстанда авыл хуҗалыгы торак пунктларын яктырту буенча социаль әһәмияткә ия булган яңа программа гамәлгә ашырыла башлый. Моның өчен 225 млн сум бүлеп бирелә, һәр муниципаль берәмлеккә - 5 млн сум. Программага 686 объект кергән. Техниканы яңартабыз Республикада авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү программасы гамәлгә керә. Программа өч елга...
    608
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 09:35
    Салкынайтмый шул әле...
    Кышның инде икенче аен вакладык, әмма 30 градуслы салкыннары булган зәмһәрир кышны әле күргән юк. Урамда җылы, түбәләрдән тамчы тама. Тиздән салкынайтачак, дип куркытып торсалар да, алдагы көннәрдә әле җылы һава торышы сакланачак.
    462
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 09:33
    «Бүгенге көн тамашачысы башка төрле»
    Үзләренең 70 еллык юбилей елында Әлмәт татар дәүләт драма театры быелгы гастрольләрен Казанда башлап җибәрә. Шул уңайдан театрның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Әнисә Таһирова коллективтагы яңалыклар турында да сөйләде.
    563
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 09:22
    Артист язмышы гел шатлыктан гына тормый
    Артистның талантына беренче чиратта тамашачы бәя бирә. Ә инде һәр театрда да андый актерлар җитәрлек. Әлмәт татар дәүләт академия театрыннан Фәймә Бикморатова да үзен бер күрүдә яраттыра торган, күзгә бәрелеп торган артист. Бигрәк тә сәхнәдә җырлавы белән дә җәлеп итә ул тамашачыны.
    1067
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 09:17
    Синнән нәрсә көтәргә?
    Елан елы белән дә хушлаштык. Быелгы елыбызда безне зәңгәр агач ат озатып барачак. Яңа елдан һәрберебез ниндидер могҗиза, күңелле вакыйгалар, хәбәрләр көтә. Бу ел нәрсәләре белән истә калыр, ул ничек узар - астрологлар тәкъдим иткән 2014 елның йолдызнамәсе белән без дә танышыйк әле.
    651
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 09:14
    Бишектән алып ләхеткә кадәр...
    «Телефоныңны алмадың, намазда идеңме әллә?» - дип сорыйм, хәлен белеп шалтыраткач, әбиемнән. «Юк, яңа гына татарча киноны карап бетердем, ишетмәгәнемдер», - ди 80нең теге ягындагы әбием. Телевизорны бар көченә ачып куя да (колагы ишетми), эченә кереп утыргандай, йотылып-йотлыгып «ТНВ» каналын карый ул.
    936
    0
    0
  • 10 гыйнвар 2014 - 09:07
    «Монда нинди уен булсын ди инде!»
    (Лев Овруцкийның «Минтимер Шәймиев белән әңгәмәләр» китабыннан өзек) Газетабызның узган елгы саннарында «Минтимер Шәймиев белән әңгәмәләр» дигән китаптан өзекләр бастырган идек. Шуннан соң, әлеге китап белән таныштыруны дәвам итүне сорап, укучыларыбыздан күпсанлы хатлар килде. Аларның үтенечен канәгатьләндерү нияте белән, әлеге китаптан янә өзекләр бирә башлыйбыз. Редакциядән.
    792
    0
    0
Реклама