Шәһри Казан

27 март 2014 яңалыклары

  • 27 март 2014 - 07:54
    Менә сиңа мә!
    Ульяновск шәһәренең Островский урамында гадәти булмаган йорт барлыкка килгән. Аның фасадына, фундаментыннан алып түбәсенә кадәр, төрле канатлы сүзләр, мәкаль-әйтемнәр, әкиятләрдән алынган цитаталар һәм шигырьләр язылган.
    1
    0
    0
  • 27 март 2014 - 07:51
    Сочи уңышын Сайтамада да күрәсе килә
    Фигуристларыбызның Сочидагы җиңүләре эйфориясеннән әлегәчә хушларына килеп бетмәгән тама- шачыны бу атнада бәйрәмнең дәвамы көтә. Япониянең Сайтама каласында фигуралы шуу буенча дөнья чемпионаты башланды. Гадәти елларда дөнья чемпионаты сезонның иң мөһим старты саналса, Олимпия уеннары белән бер үк елда уза торганының миссиясе башкачарак. Кагыйдә буларак, ул елны Олимпия чемпионнарының күбесе...
    504
    0
    0
  • 27 март 2014 - 07:49
    Кем кемне?
    Иртәнге чәйдән кузгалган гына идек, тыны-көне бетеп, күршебез Исламгали килеп керде. Керде дә кабалана-кабалана тезеп китте: - Ачлык турында сөйләүләре тач ялган икән. Алыпсатарларның койрыклары кысылган. Хөкүмәт борыннарына чирткән үзләренең. Дәүләт кибетләре товар белән шыплап тулган. Бәяләре дә тегеләрнекеннән арзан... - Саташып кына уяндыңмы? - дип бүлдердем күршемне. - Юк...
    690
    0
    0
  • 27 март 2014 - 07:45
    Елмаюдан дөнья яктыра
    Эх, дөнья мәшәкатьләрен онытып, балачакка кайтырга иде бер! Юктан да кызык таба, кечкенә генә нәрсәгә дә зур итеп сөенә белә бит ул бала-чага. Шулар кебек, бөтен нәрсәгә позитив карашта торырга, елмаеп яшәргә өйрәнәсе иде менә. Белмәгән нәрсәбез түгел, белеп оныткан әйбер генә бит, югыйсә. Бөтен нәрсәдән яхшылык кына эзләргә, кара...
    935
    0
    0
  • 27 март 2014 - 07:42
    «Урлагач та качтым»
    Мин аны бәхетле кешегә санап йөри идем. Ә менә аның белән бу турыда ачыктан-ачык сөйләшкәч... - Ярату, ярату дисең син. Беләсеңме, баламны бик яратам, ә менә иремне... - Син әллә аңа яратмыйча гына кияүгә чыктыңмы? - Нишләп, яраттым мин аны. - Алдама, күзеңнән күренеп тора. Яратмыйча нәрсә дип шундый адымга...
    586
    0
    0
  • 27 март 2014 - 07:38
    Аракы колы
    Үткән җәй базарда күрше авылдан Рәсим абыйны очраттым. Күптән күрешкән юк иде инде. Яше 45-47 тирәсе булса да, ул шактый бирешкән, таушалган, таякка таянган. Үзе башлап сүз кушмаса, танымас та идем. Рәсим абый белән ике арадагы сөйләшүне газета укучыларга да җиткерергә булдым. Алдын-артын уйламыйча эш итәргә яратучыларга сабак та булып...
    549
    0
    0
  • 27 март 2014 - 07:33
    Халас, шарлатаннар! Исәнме, Казан!
    «Нәрсә? Кайда? Кайчан?»ның телевизордан баручы варианты пүчтәк ул. Ә шул ук сорауларны туксан тугыз килештә төрләндереп биргән балаңныкына җавап биргәндә томана булып күренәсең килмәсә, култык астыңа биш төрле энциклопедия кыстырып йөрсәң дә аз икән. Мин дә кызым белән Мисырның Луксор гыйбадәтханәсендә йөргәндә шул хәлдә калдым. «Нишләп бу фараоннар юкка чыккан?»...
    645
    0
    0
  • 27 март 2014 - 07:30
    Алсу Хәбибуллина: «Үз кешемне көтеп яшим»
    Бүгенге көндә әрсезлек - ярты бәхет, дигәннәре белән күпләр килешер. Мыштым гына үз дөньяңда яшә, иҗат ит - сине күрүен күрсәләр дә, күтәреп алмаячаклар. Чыштырдавык-ялтыравык кабырчыкка төренгән, күзгә бәреп керә торганнар заманы. Җырчы Алсу ХӘБИБУЛЛИНА белән сөйләшеп утырганда да шуңа кат-кат инандым әле: искиткеч матур тавышлы Алсуда гына юк ул...
    559
    0
    0
  • 27 март 2014 - 07:25
    «Телне белмәү уңайсызлыклар тудырмый»
    «САКУРА» даруханәләр челтәре, ишекләр һәм тәрәзләр җитештерүче «МИРОКОН», спутниклар ярдәме белән куркынычсызлыкны тәэмин итүче «Эскорт» фирмаларына, БИМ-радио, «Курай» радиосы, МУЗ-ТВ Казан каналларына нигез салучы Марат Бикмуллин белән иң элек интернет аша таныштык. Аның белән очрашырга теләвемне белдергәч, вакыты бик тыгыз булса да, озакка сузмыйча гына ризалык бирде, аңа монысы өчен...
    568
    0
    0
  • 27 март 2014 - 07:22
    Агентлыгы бар, туристларын гына табасы калды
    Халыкара экспертлар туристларны кызыктыру дәрәҗәсе буенча Россиягә нибары 64 нче урынны гына биргәннәр. Мондый артталыкка төп сәбәпләрнең берсе - безнең инфраструктураларның гаять түбән булуы. Шулай ук виза алудагы киртәләр дә чит ил туристларын биздерә.
    528
    0
    0
  • 27 март 2014 - 07:16
    Корылыкка бирешми торган бодай
    Корылык... Ничәмә-ничә буын әби-бабайларның котын алган бу сүз. Корылыкка ияреп, гадәттә, ачлык килә. Мәсәлән, 1921 елгы ачлык аркасында гына да Идел буе төбәкләрендә күпме халык кырылган. Аларның санын әле дә булса төгәл белмиләр. Ул афәтнең ни икәнен күзаллау өчен, ачлык елларының тере шаһиты язып калдырган менә бу тетрәндергеч юлларны укып...
    481
    0
    0
  • 27 март 2014 - 07:13
    Фермерлар да, проблемалар да күп
    Бүген фермерлык эшен алып бару җиңелләрдән булмаса да, республикада авыл җанлы, җир эшендә хезмәт куючы кешеләр аз түгел. Иң тырыш, иң тәвәккәл, иң булдыклы кешеләр бүген фермерлык эшенә алына. Район-авылларда халык көннән-көн кими торган заманда (ел саен авылдан 40 мең (!) кеше китә), салаларның бөтен өмете фермерлардадыр, мөгаен. Бүген туган...
    656
    0
    0
  • 27 март 2014 - 07:11
    Украина аккош, чуртан һәм кысла «кулында»
    Украинада бүген чын мәгънәсендәге хакимият бар дип әйтә торган түгел. Крылов мәсәлендәге аккош, чуртан һәм кысла, өчесе өч якка тартып, йөкне урыныннан кузгата алмаган кебек, Украинада идарә өчен капма-каршы карашлы өч тармак тартышканга, ил һаман да кризистан чыга алмый. Аларның берсе - АКШ белән Европа сүзеннән чыкмаучы Турчинов белән Яценюклар...
    718
    0
    0
  • 27 март 2014 - 07:08
    «Тантана» җиңүчеләре кемнәр?
    «Без ни өчен театрга йөрибез, театр яратабыз? Чөнки ул безнең җаннарыбызны чистарта, безгә яңа дөнья ача». Әлеге юлларны күренекле тәнкыйтьче В.Белинский унтугызынчы гасырда ук әйтсә дә, алар бүген дә актуаль. Театр ул - сәхнә белән тамашачыны аерып торучы үзе бер дөнья. Бүген республикабызда дистәгә якын театр эшләп килә. Һәр тамашачы...
    543
    0
    0
  • 27 март 2014 - 07:07
    Украина хакимияте ачудан нишләргә дә белми
    Дөньяны шаулаткан вакыйгалар «сәхнәсеннән» Украина һаман да төшми. Кырым белән Севастопольне югалтуы белән килешә алмыйча, Украина Россиягә карата тозак артыннан тозак кора. Әмма ул сайлаган үч алымнары шулкадәр вакчыл һәм түбәнчел ки, үзен югары үсешле дип санаучы дәүләтнең шундый этлекләргә бара алуына ышана торган да түгел.
    453
    0
    0
Реклама