Шәһри Казан

28 март 2014 яңалыклары

  • 28 март 2014 - 06:54
    Суыта...
    Интернетта, Япониядә сакуралар чәчәк атты, дигән хәбәр чыккан. Киләсе атнада анда бөтен урам-парклар сакура чәчәгенә күмеләчәк икән. Сакура чәчәк ату ул японнар өчен яз килүне хәбәр итә. Ә менә бездә яз әле тоткарлана. Инде тәмам җылытты, дип торганда гына, көннәр кабат суыта башлады. Бүген көндез һава температурасы 0 С тирәсендә...
    1492
    0
    0
  • 28 март 2014 - 06:52
    Грейпфрут тынычландыра
    Язга кергәндә, грейпфрут ашарга кирәк. Табиблар кыш буена витаминнар запасын югалткан организмыбызны грейпфрут белән сыйларга куша.
    732
    0
    0
  • 28 март 2014 - 06:50
    Нәүрүз күңелле узса, җир юмартрак була
    Нәүрүзне никадәр күңеллерәк итеп үткәрсәң, җир кешегә карата шулкадәр юмартрак булачак, дип әйтәләр. Бу яктан Казан милли тикшеренү технология университеты (КМТТУ) студентларына тиңнәр юктыр, мөгаен. Алар әлеге бәйрәмне ел саен төрле милләт халыкларының берсеннән-берсе матуррак, үзенчәлеклерәк һәм колоритлырак чыгышлары, җыр һәм биюләр белән билгеләп үтә.
    748
    0
    0
  • 28 март 2014 - 06:48
    Күңел җылым – хатларда...
    Тыңлыйсы ла килә моңлы җырлар… Яһүдләр берсен-берсе мактап туя алмыйлар, үлеп-бетеп берсен-берсе күтәрәләр, искә алалар. Ә без хәзерге заман бала-чагаларының «моңлы» җырларын тыңлап утырырга мәҗбүр. Илһам абый, Әлфия апа, Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова, Галия Гафиятуллина, Хәйдәр Бигичев, Габдулла Рәхимкуловларның тавышларын бер ишетергә интизар бит без, югыйсә. «ТНВ»га шалтыраткач, бу турыда...
    0
    0
    0
  • 28 март 2014 - 06:46
    Көтеп алынган кунак
    Һәркөнне килеп йөрсә дә, Ул - көтеп алган кунак. Сокландыра күргән саен: Төскә чибәр, күңеле ак. Туймыйм күреп, сөйләгәнен Тыңлыймын дикъкать белән, Күпме сөенеч, яңа хәбәр Алып килә ул төяп. Түр башында һәрчак урыны, Кайчан гына килсә дә, Кадерле бит көткән кунак - Сабый бала күк, садә. Булса да яшь...
    501
    0
    0
  • 28 март 2014 - 06:44
    Сагынып яшибез
    Габдулла Рәхимкуловның җырлавына гомер буе сокланып яшәдем. Габдулла абый белән сөйләшеп утырганым да булды. Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында булды бу хәл. 1970 елның сентябрь ае иде. Мин, көзге эшләрне тәмамлау өчен, колхозга ярдәм итәргә кешеләр алып килгән идем. Аның концерт бригадасы белән авыллар буенча йөргән чагы. Габдулла абый...
    718
    0
    0
  • 28 март 2014 - 06:41
    Гөберчәгем, Кесмәс буйларым...
    Татар авылларында хәзер милләтебезнең гореф-гадәтләре, йолалары елдан-ел күбрәк үтәлә: Ураза, Корбан гаетләре дисеңме, Нардуган, Нәүрүз бәйрәмнәре дисеңме... Гөберчәк авылында да язны каршылауга багышлап Карга боткасы пешергәннәр.
    869
    0
    0
  • 28 март 2014 - 06:39
    Өйнең бизәге – иманлы хатын
    Татарстан Диния нәзарәте каршында эшләүче Мөселман хатын-кызлар берлеге моннан бер ай элек республикакүләм чара - «Остабикә» бәйгесен игълан иткән иде. Район мәчет һәм мәдрәсәләрендә эшчәнлек алып барган филиал җитәкчеләре, мондый ярышны хуплап, әзерлек эшләренә дә керештеләр. Яшел Үзән шәһәре Казанга иң якыны булганлыктан, әлеге чараны үз күзләребез белән барып карарга...
    749
    0
    0
  • 28 март 2014 - 06:37
    Бүләк – бездән, нәтиҗә – сездән
    Татарстанда хоккей үсешен бүген «Татнефть»тән башка күзаллау мөмкин дә түгел. Бу балалар хоккеена да, профессионаллар командаларына да бердәй кагыла.
    592
    0
    0
  • 28 март 2014 - 06:36
    Талисманнарыбыз – Итиль белән Алсу
    Киләсе елга Казанда спортның су төрләре буенча узачак дөнья чемпионатының талисманнары билгеле булды. Алар - Итиль һәм Алсу исемле барсиклар. Аларның икесе дә төрки сүзләр һәм мәгънәләре буенча су төшенчәсе белән бәйле.
    519
    0
    0
  • 28 март 2014 - 06:30
    Стадионга килә ...йөзүчеләр
    Халыкара йөзү федерациясе (FINA) җитәкчеләре һәм белгечләре бу көннәрдә янә Казанда. Алар башкалабызның судагы спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын кабул итүгә әзерлеген тикшерә. Инспекторларның игътибар үзәгендә чемпионатның юридик һәм финанс мәсьәләләре, ярышларның маркетинг программасы, шулай ук хайдайвинг буенча бу җәйдә Казанда узачак беренче Дөнья кубогы ярышлары булачак. Судагы спорт...
    548
    0
    0
  • 28 март 2014 - 06:27
    «IT-планета»га олимпиада аша
    Бүгенге чынбарлыгыбыз мәгълүмат технологияләре җыелмасыннан тора. Шушы хакыйкатькә көннән-көн генә түгел, мизгел үткән саен күбрәк төшенә барабыз. Әлеге заман технологияләре җәмгыятебезне IT-компанияләре, парклары, шәһәрләре булган катлаулы система дәрәҗәсенә үстереп җиткерде. Бу әле башы гына.
    514
    0
    0
  • 28 март 2014 - 06:24
    «Светофор куйганда, тротуар да төзәтелсен»
    Башкаланың 63 урам киселешендә үзкөйләнелешле светофорлар эшли. Ел ахырына кадәр тагын 35 чат «акыллы» приборлар белән җиһазландырылачак.
    491
    0
    0
  • 28 март 2014 - 06:22
    Фонтаннар тиздән уяначак
    Казанда 31 урында фонтан бар. Аларның иң зурысы - Г.Камал театры каршындагы су «букеты». Кабан күлендәге фонтан исә - иң биеге. М.Җәлил театры янәшәсендәге фонтан тарихи яктан абруйлы. Бу көннәрдә механизмнарны «кышлату» чорыннан соң көйләү-чистарту эшләре үткәрелә. Шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, фонтаннарны 9 Май - Җиңү көнендә эшләтә...
    535
    0
    0
  • 28 март 2014 - 06:21
    Болгар белән Зөя Туристларны җыя
    Җәйне өзелеп көтәбез инде. Кышкы төннәрдә күпләрнең төшләренә кереп йөдәткән диңгез шавын тыңлар, комлы ярларда кызыныр чак бит ул. Әмма чит илләргә барып гыйбрәт кенә алырга ярый, ә җан тынычлыгы белән ял итәр өчен, үз илеңнән дә яхшысы юктыр барыбер.
    564
    0
    0
Реклама