Шәһри Казан

15 май 2014 яңалыклары

  • 15 май 2014 - 11:49
    БДИ уза да китә, ә тормыш дәвам итә...
    Рәхәт чакта укып калдык без, дип сөенәм: компьютерлар популярлашмаган иде, рефератларны кулдан язабыз, БДИ дигән нәрсә дә юк, итмиханны билетлар ярдәмендә язып яки телдән тапшырабыз. Дөрес, тормыш бер генә урында тормый. Мәгариф системасы да үзгәрешләр кичерә, үсә, заманчалаша. Балалар да элекке түгел шул хәзер. Китап урынына компьютердан укый-укый үзләре дә...
    504
    0
    0
  • 15 май 2014 - 11:47
    Автограф
    Көтмәгәндә-уйламаганда, хат ташучы бандероль калдырып китте. Адресына күз төшергәч аңладым: Мөслимнән, Фоат Садриевтан. Калын гына төргәк. Әлбәттә, яңа китабыдыр инде. Шулай булырга тиеш тә: иҗатына карата әйбәт карашымны әйткәләп, дәртләндереп торам. Фоат та минем язганнарымны ихтирам итәдер дип уйлыйм. Ачтым төргәкне. Өр-яңа китабы: «Бәхетсезләр бәхете». «Казан утлары»нда укып, үзенә: «Шәп...
    636
    0
    0
  • 15 май 2014 - 11:44
    Бакчадан киткәндә дә акча кирәк бер букча...
    Кызымны беренче тапкыр балалар бакчасына илткән көнем исемдә. Баламны армиягә озаттыммыни: күзләрдә яшь, йөрәк тыныч түгел... Ияләшү чоры булгач, биш сәгатьтән аны кире алырга кирәк иде. Борчылудан шул сәгатьләрне бакча янында басып үткәрдем. Болар барысы да артта калды, инде кызымның чыгарылыш кичәсе, балачакның бер баскычы мәктәп белән тоташа, ә күздә...
    635
    0
    0
  • 15 май 2014 - 11:42
    «Мин югалтканны оныкларым табар»
    Чистай районында яшәүче Рамил Шиһаповны күпләр бик уңышлы эшләүче фермер буларак белә. Әмма аның нәселдән килүче күрәзәлек сәләте дә бар. «Әйткәннәремнең чынга ашмаганы, теләкләремнең кабул булмаганы юк», - ди Рамил Барый улы. Ул үзендәге мондый сәер тоемлауларны бәләкәйдән сизә, тик балалыгы белән моны бик игътибарга алмый. Беренче тапкыр үзен дә...
    513
    0
    0
  • 15 май 2014 - 11:40
    Егылганнарны тартып торгызырга әзер ул
    Ходай биргән иң авыр сынауларны да җиңәргә өйрәнгән Кадыйровлар гаиләсе белән шактый еллар элек танышкан идем. Ул чакта Рафаэль абыйның, баянын кулына алып, «Шахта» һәм «Арча» көйләрен сыздырып җибәрүе әле дә колак төбендә яңгырый сыман. Гомер буе сәламәтлектән мәхрүм булып яшәүгә карамастан, язмышыннан зарланмаган иде гаилә башлыгы ул вакытта. Ни...
    559
    0
    0
  • 15 май 2014 - 11:35
    Гөлнара Зиннәтуллина: «Мин дөньяны үлеп яратам»
    Ул иртән-иртүк, стенага элеп куелган рәсемгә карап, бер үк сүзне кабатлый: «Мин сине барыбер җиңәм, син үзең үк туеп, мине ташлап чыгып китәчәксең әле». Арка миен хәтерләтүче әлеге рәсемдәге кара төрткеләргә шулай психологик рәвештә сугыш игълан иткән телевидениенең танылган алып баручысы, журналист Гөлнара апа Зиннәтуллинага карап мин дә берсүзсез ышанам:...
    2238
    2
    5
  • 15 май 2014 - 11:32
    Быел чеби үстерәбезме?
    Авыл җирендә халык гомер-гомергә чеби алып үстерә. Элеккерәк елларда, яз җитүгә, күп кеше әле йомыркадан яңа гына чыккан чебешләр сатып ала иде. Әле дә хәтердә калган: авылда, чеби сатучылар килгән, дигән хәбәр таралса, бөтенесе, тартмаларын күтәреп, авыл үзәгенә ашыга торган иде.
    640
    0
    0
  • 15 май 2014 - 11:30
    Үзең өчен генә яшәмә
    Бер кеше үлеп китә. Аның белән гомер буе хезмәт итеп йөргән эте дә үлә. Болар икесе дә ахирәт дөньясына эләгәләр. Каршыларында ишек күреп алалар. Әлеге ишек өстендә «җәннәт» һәм «монда этләргә керергә ярамый» дигән сүзләр язылган була. Бу кеше: «Этем кермәгәч, мин дә кермим», - дип уйлый һәм юлын дәвам...
    628
    0
    0
  • 15 май 2014 - 11:28
    Зәм-зәм суы – Аллаһы Тәгалә могҗизасы
    Зәм-зәм суы - Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы. Төссез, иссез булса да, үзенә бер тәмен ачык тоеп була аның. Зәм-зәм суы җир өслегеннән 10,6 фут тирәсе түбәнрәк урнашкан. Ә менә әлеге суны 24 сәгать дәвамында секундына 8000 литр тизлегендә кудырып торсаң, ул җир өслегеннән 44 фут тирәсе түбәнәя. Суны кудырудан туктау...
    1345
    0
    0
  • 15 май 2014 - 11:26
    Үрнәк имам
    Чын, үрнәк имам нинди булырга тиеш, дисезме? Арча районының Утар-Аты авылы имамы Фәнис хәзрәт МОСТАФИН кебек.
    725
    0
    0
  • 15 май 2014 - 11:22
    «Минем өчен образ тудыру яңа кием кигән кебек»
    Эстрадабызда Башкортстан якларыннан җырчылар шактый булса да, театрларда алар сирәк. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында элек күренекле артист Гөлсем Исәнгулова гына булса, бүген танылып килә торган яшь актерларның берсе Гөлчәчәк Хәмәдинурова бар. Искиткеч тыйнак, тырыш кыз, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын гел «биш»легә генә тәмамлап, бирегә эшкә килде.
    947
    0
    0
  • 15 май 2014 - 11:16
    500 сумлык купонны банан белән алмага алыштырам яки ничек Плюшкин булмаска?
    Гадәт буенча, май бәйрәмнәрендә күпләр өйләрендә генераль уборка ясый. Тәрәзәләр юыла, тузаннар сөртелә, җылы киемнәр, юылып, шкафларга тутырыла, иске кирәкмәгән нәрсәләр чүплеккә ыргытыла... Төгәлрәге, ыргытырга дип бер җиргә өелеп куела да, кабат-кабат карый-карый, монысының кирәге чыгар кебек, монысы минем өчен кадерле - бүләк ителгән кием, монысын мин яратып кигән идем,...
    494
    0
    0
  • 15 май 2014 - 11:13
    Консультант булсаң...
    Шәһәр җирендә нинди генә кибетләр юк: парфюмерия, кием-салым, бижутерия, косметика, көндәлек кирәк-яраклары һ.б.
    852
    0
    0
  • 15 май 2014 - 11:11
    Зиратка чират алдыңмы?
    Шулай бервакыт чукча янына кытайлар килгән дә сорыйлар икән: - Әй, чукча, без сезгә сугыш игълан иттек, сез ничә кеше? - Биш йөз кеше, однако, ә сез? - Без - миллиард ярым! - дигәннәр кытайлар. Моны ишеткән чукча ике кулы белән башын тотып: - Әт-т-әчегезне генә икән, моның кадәр халыкны...
    898
    0
    0
  • 15 май 2014 - 11:08
    Канлы референдум: халык барыбер шат
    11 май көнне Литвада ил башлыгын сайлаганнар. (Ишеткән идегезме?) Президент сайлауларына ил халкының 48 проценты килгән. Литвалыларның яртысыннан артыгының үз дәүләтләрен алга таба кем җитәкләячәгендә эше юкта Евросоюзны (ЕС) никтер аз гына да борчымый. Шул ук көнне Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләрендә узган сайлауларда халыкның 74 һәм 75 проценты катнашкан....
    513
    0
    0
Реклама