Шәһри Казан

31 март 2015 яңалыклары

  • 31 март 2015 - 12:48
    Гөлия Вәлиуллова, хезмәткәр:
    - Тумышым белән Чувашиядән. Казан гаҗәеп матур һәм уңайлы шәһәр, монда яшәвемә биш ел. Бөтен рухым белән Казанныкы инде мин хәзер. Узган атнада кияүгә чыктым, күңелемнең бәхет-шатлыктан мөлдерәмә чагы. Артык зур хыяллар белән янмыйбыз, Казанда исән-сау гына яшәргә насыйп булсын дибез инде. Аллага шөкер, эш урыннарыбыз бар.
    558
    0
    0
  • 31 март 2015 - 12:18
    Артистлар тантана итте
    Камал театрында "Тантана" республика театр премиясе җиңүчеләрен игълан ителәр. Анда җиңүчеләргә махсус билге белән 50 шәр мең сум акча тапшырылды.
    654
    0
    0
  • 31 март 2015 - 12:02
    Татарстан вундеркиндлар үстерәчәк
    Тиздән Татарстан «вундеркинд» балалар әзерли башлаячак. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, укытучылар белән берлектә, әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен җиң сызганып эшкә кереште инде. Максатлары - белем бирү системасын камилләштерү.
    2
    0
    0
  • 31 март 2015 - 11:57
    Без бит Арча яклары
    Узган атнада Кәрим Тинчурин театрында арчалылар очрашты. Арча - татар халкына берсеннән-берсе олуг язучыларны, укымышлы, зыялы шәхесләрне биргән төбәк. Шөкер, бүгенге буын да үзенең асылыннан аерылмый, фойеның иң түрендә зур китап күргәзмәсе иде.
    1002
    0
    0
  • 31 март 2015 - 11:49
    Салым декларациясен тапшырдыңмы?
    Татарстанда 2014 ел өчен керемнәре турында декларация тапшырырга тиешле 115 меңләп кеше исәпләнә.
    520
    0
    0
  • 31 март 2015 - 10:43
    Мөселман эшмәкәрләре берләшә
    Кичә Казанда Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең төбәк бүлеге ачылды.
    524
    0
    0
  • 31 март 2015 - 10:35
    "Шәһри Казан" 31 март 2015 №32
    624
    0
    0
  • 31 март 2015 - 09:32
    Милли бизәкләр күргәзмәсе ачылды
    Кол Шәриф мәчетенең Татар шамаиле галереясында "Татар бизәге: яңа офыклар" күргәзмәсе ачылды.
    794
    0
    0
  • 31 март 2015 - 09:19
    Иске Татар бистәсендә көлке көне
    Быел беренче апрель көлке көнен Казанда Иске Татар бистәсендә үткәрәчәкләр.
    623
    0
    0
  • 31 март 2015 - 08:58
    Ирек Шәрипов: "Быел Нәүрүзне театр каршында бәйрәм итә алмыйбыз"
    Камал театрында узган шимбә Нәүрүзне билгеләп үттеләр. Быел ул хәйрия акциясе төсмере алды.
    564
    0
    0
  • 31 март 2015 - 08:47
    Укучылар мәктәптә бизнес белән шөгыльләнә
    «ШК» журналисты мәктәптә тильда куяннары белән уйнап кайтты Мәктәп укучысы үз бизнесын булдыра аламы? Ничек кенә әле! Казандагы кайбер мәктәпләр каршында урнашкан бизнес-компа­нияләрдә балалар сыйфатлы товар җитештерергә, клиентлар табарга, кыскасы, сатып алу эшенең нечкәлекләрен, кәсеп итү серләрен өйрәнә. Үзләрен эшмәкәр буларак сынап карый. Авиатөзелеш районының 33 нче аерым фәннәрне тирәнтен...
    714
    0
    0
  • 31 март 2015 - 07:51
    Түлисең килмәсә - штраф
    Бүгеннән Казандагы муниципаль парковкалар тулы көченә хезмәт күрсәтә башлаячак.
    591
    0
    0
  • 31 март 2015 - 06:49
    Ришвәт бирмә – китап бир!
    Казан дәүләт ветеринария академиясе студентлары ришвәтчелеккә «Юк!» дип җавап бирде. 26 март көнне «Мы» яшьләр хәрәкәте, «Иҗади яшьләр ассоциациясе» янәдән студентларны «Антикорбатл» чарасына җыйды.
    673
    0
    0
  • 31 март 2015 - 06:43
    Газинур Гафиатуллин янгын сүндерүче булып эшләгән
    Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Советлар Союзы герое Газинур Гафиатуллинның һәйкәле яңартыла. Ремонт эшләре инде узган язда ук башланган. Ул вакытта булачак һәйкәлнең фундаменты салынган һәм таш түшәү эшләре алып барылган. Хәзер исә һәйкәл тирәсен матурлыйлар.
    674
    0
    0
  • 31 март 2015 - 06:38
    Яңа проект «Шүрәле»не бергәләп укыйк
    Казан федераль университеты Тукайның туган көненә зур бүләк әзерли. «ITISTuqay» дип аталган проектта һәркем катнаша ала.
    569
    0
    0
Реклама