Шәһри Казан

24 март 2016 яңалыклары

  • 24 март 2016 - 16:03
    "Шәһри Казан" 24 март 2016 №30
    771
    0
    0
  • 24 март 2016 - 13:51
    Юрий Камалтынов: «Үз өстебезгә нинди җаваплылык алганыбызны беләбез»
    2016 елның 22 маенда "Бердәм Россия" партиясе бөтен ил буенча алдан тавыш бирү (икенче төрле праймериз дип атыйлар) үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш сайлавына кандидатлар тәкъдим ителәчәк. Быелдан яңа кагыйдәләр кертелде, сайлаудагы булачак кандидатларга да таләпләр үзгәрде. Болар хакында кичә журналистларга төбәк оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов...
    654
    0
    0
  • 24 март 2016 - 13:30
    25 мартта бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
    25 март - Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне.
    590
    0
    0
  • 24 март 2016 - 13:26
    "Бердәм Россия" стартка әзерләнә
    Март уртасында Татарстанның Буа, Нурлат, Бөгелмә, Лаеш һәм Питрәч районарында РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылышына "Бердәм Россия" партиясеннән тәкъдим ителү өчен алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән очрашулары башланды.
    609
    0
    0
  • 24 март 2016 - 13:14
    ТМТVның яңа проектында Илсөя Бәдретдинова дүрт номинациядә җиңүгә дәгъва кыла
    "Татар җыры" фестивален оештыручы "Барс-Медиа" ширкәте тагын бер зур чара - TMTV телеканалының ("барс"ларның үз каналы) "Биеклек" премиясен тәкъдим итә. Ике җырлы-моңлы тамаша арасында аерма шактый: TMTV премиясе - иреклерәк чара, сәхнәдә хәтта савыт-сава ватачаклар.
    831
    0
    0
  • 24 март 2016 - 12:22
    Россиядәге бердәнбер ислам банкинг үзәге Казанда ачылды
    Партнерлык банкингы үзәген ачуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.
    662
    0
    0
  • 24 март 2016 - 12:08
    Сарык белән сыерлар да митингка чыккан (ВИДЕО)
    Лондонда сарык, сыерлар да митингка чыккан. Карап торышка шаяру кебек кенә күренгән демонстрацияне фермерлар оештырган.
    600
    0
    0
  • 24 март 2016 - 11:49
    Татарстан синоптиклары сак булырга куша
    Бүген кичке 18:00дән 25 мартның кичке сәгатьләренә кадәр һава торышының начарлануы көтелә.
    669
    0
    0
  • 24 март 2016 - 11:28
    Кул чуклары булмаган пианист Алексей Романов Ник Вуйчич өчен уйнарга җыена
    Яшел Үзәндә яшәүче пианист Алексей Романов Австралия меценаты, язучы, җырчы, тетрамелия синдромы белән туган үзенчәлекле, күпкырлы шәхес Ник Вуйчич Казанга килгәч, аңа уйнап күрсәтергә җыена. Ник башкалабызга май ахырында килергә җыена. Ә кул чуклары булмаган пианист Алексей Романов үзенең таланты белән күпләрне шаккатырды. Узган елның декабрендә ул Рөстәм Абязовның камера...
    651
    0
    0
  • 24 март 2016 - 11:09
    Чистарыну 1 апрельдән башлана
    Татарстан Хөкүмәтенең 2016 елның 21 мартында кабул ителгән күрсәтмәсе нигезендә, республикада апрель һәм майда санитар-экология икеайлыгы үткәрелә.
    718
    0
    0
  • 24 март 2016 - 10:28
    «Шигърияттә мин – Сөләйман»
    Җәүдәт Шәүкәтович, сезнең исем белән янәшә иң элек күңелгә «Сәләт» сүзе килә. Бу турыда күпме генә сөйләшсәң дә, язсаң да, артык булмас. Шулай да бүгенге әңгәмәбездә иң элек шигърият, сезнең шигърият турында сөйләшсәк иде. Сезнең тормышка карашыгызны, гомер юлыгызны, кичерешләрегезне шигырьләрегез аша укучыларыбызга җиткерәсе килә.
    2240
    0
    0
  • 24 март 2016 - 10:18
    2015 елда 1524 кешенең туберкулез белән авыруы ачыкланган
    Бүген Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан узган матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, республикада туберкулезны профилактикалау эшләре актив бара.
    569
    0
    0
  • 24 март 2016 - 10:08
    Татарча «Санта-Барбара»
    Гөлсинә апа редакциябезгә үзе шалтыратты. «Кызым егете белән бер елдан артык уртак фикергә килә алмый. Алга таба ничек яшәргә, безнең гаилә хәлләренә сез генә ачыклык кертә аласыз», - дип, үзләренә чакырды. Ир белән хатын арасындагы аңлашылмаучанлыклар, гаилә мөнәсәбәтләрен хәл итәргә атлыгып тормасак та, укучыларыбыз бик сорагач, бармый булдыра алмадык. Ә...
    713
    0
    0
  • 24 март 2016 - 09:06
    Каләмдәшебез, яшь журналист Айнур Галимовның гомере өзелде
    Каләмдәшебез, яшь журналист Айнур Галимов җиңелмәс авыруы белән көрәшкәннән соң, бүген иртән арабыздан китеп барды. 27 яшьлек ир-егетне авыру дигәнең аяп тормады шул. Арча районының Казанбаш авылында туып үскән Айнур Галимов исеме «Шәһри Казан» газетасы укучыларына гына түгел, вакытлы матбугатны күзәтеп баручылар өчен яхшы таныш иде. КДУдагы татар журналистикасы факультетының...
    1579
    0
    0
  • 24 март 2016 - 08:22
    Аракы кирәкме? Димәк, сезгә башка якка!
    Байлар Сабасына чираттагы сәфәремдә игътибарымны кызык исемле бер кибет җәлеп итте. «Хәрәм» дип аталган әлеге сату ноктасы бер яктан куркытса, икенче яктан кызыксыну уятты. Ул узган елны ук эшли башлаган икән инде.
    614
    0
    0
Реклама