Татарстаннан читтә дистәләгән газета-журнал дөнья күрә. Республикада татар журналистикасы өлкәсендә кадрлар, темалар белән кыенлыклар аз түгел. Ә күз алдыгызга китерәсезме Казаннан 800-1000 чакрым ераклыкта урнашкан калаларда татар журналистикасы гына түгел, ә гомумән, татар телле укучыларны табу проблемасының ни дәрәҗәдә зур икәнен?!