Мин белгән гаилә авылда тулы тормыш белән көн итә. Андагы гектарлы бакчада, мал тулы сарайда, футбол кыры хәтле йортта мәңге эш бетәсе юк. Шәһәрдә дә эш авыр, уйнап-җырлап кына яши алмыйсың, ләкин мондагы хәтле эшләсәм, мин әллә кайчан кәкрәйгән булыр идем инде. Ә бәлки күнеккән дә булыр идем.