Экспертлар әйтүенчә, төбәк башлыкларының эшләреннән китүе федераль үзәк тарафыннан уйланылган үзенә күрә бер ритуал булып тора. Илебездә иң зур бәйрәмнәрдән саналган Җиңү көне узды, губернаторларга вазыйфаларыннан азат ителергә вакыт җитә, чөнки сентябрьдә сайлаулар көтелә. Владимир Путин теләктәшлеге белән яңа куелган түрәләр берничә ай дәвамында халык белән таныша, төбәкне өйрәнә.