Шәһри Казан

10 июль 2012 яңалыклары

  • 10 июль 2012 - 07:23
    Фатирым шәп, акчаң кызганма
    Түләүсез белдерүләр бирелә торган сайтта Казандагы иң кыйммәтле фатирны сатуга куйганнар. Павлюхин урамындагы 3 бүлмәле фатир өчен аны сатучы ханым 370 миллион сорый. Бу элиталы торак комплексларда сатыла торган иркен фатир бәясеннән дә 10 тапкырга артык. Мәгълүм булганча, 80 кв.м лы өч бүлмәле фатир 5 катлы йортның 4 нче катында...
    803
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 07:21
    «XopoShow» сувенир өләшә
    Островский урамында, элекке «Балалар дөньясы» кибете артында, Универсиада-2013 якынлашуы уңаеннан, беренче махсус сувенирлар кибете ачылды. Элек бу урында сувенирлар сата торган киосклар булган, ләкин әлеге зур чара өчен аларны читкә күчергәннәр. Креативлык мулдан ташып торган бу Универсиада кибете «XopoShow» дигән исем йөртә. Исеме дә исеме! Кызык, чит ил кунаклары ничек...
    617
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 07:16
    Мәңге ашамасам да риза
    РroKazan порталы Казанда авыз итәргә мөмкин булган иң экзотик, ягъни гадәти булмаган ашамлыкларның исемлеген төзегән. Казанның экзотик кухнясы, гадәттә, күпсанлы суши-барлар рәвешендә генә тәкъдим ителә. Аларда сезгә акула яки сигезаяк роллары китерергә мөмкиннәр әле. Шулай ук берничә махсуслаштырылган ресторанда бары тик исемнәре генә экзотик булган ашамлыклардан авыз итәргә мөмкин. Ә...
    719
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 07:12
    Минме «чәйнек»?!
    Чынлыкта, мине ул көнне яңгыр гына саклап калды. Өстән орып яңгыр явып тормаса, арттагы шоферлар тәки машиналарыннан чыккан булырлар иде...
    625
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 07:10
    Теннис уйный беләсеңме?
    Казанның Теннис академиясендә журналистлар өчен махсус мастер-класслар күрсәттеләр. Чара әле күптән түгел генә узып киткән Халыкара спорт журналистлары көненә багышлап оештырылган иде.
    605
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 07:03
    Ишегалларына чират җитте
    Казанда сентябрь аена кадәр тагын 100 ишегалдында спорт мәйданчыклары җиһазландырылачак.
    676
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 06:59
    «Рубин» төсен алыштыра
    Казанның «Рубин» футбол клубы яңа эмблемалы булды. Клуб 1994 елда кабул ителгән эмблемадан баш тартып, бер җанатары ясап бүләк иткәнен алды. Хәзер аның формасы алты почмаклы якут ташына охшаш.
    673
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 06:51
    Июль. Су. Янә фаҗига...
    Бу атна башы илкүләм кайгы көне итеп билгеләнде. Краснодар өлкәсендә суга батып 170тән артык кеше һәлак булган. Әлегә рәсми мәгълүмат шундый. Бөтен Россияне тетрәндергән «Булгария» фаҗигасенә бер ел булып килгән көннәрдә янә кайгы...
    639
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 06:48
    «БУЛГАРИЯ» фаҗигасенә – бер ел
    Югыйсә барысы да әле кичә генә булган кебек, ә баксаң, инде бер ел узып киткән. Вакыт дәвалый диләр, анысы шулайдыр. Ләкин үзе белән бергә Идел төбенә «Булгария» теплоходы алып төшеп киткән 122 бәхетсез җанның якыннарының йөрәк ярасын ул алай тиз генә баса алырмы икән? Мәсәлән, бу коточкыч фаҗиганең шаһиты буларак...
    885
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 06:47
    «Булгария» корбаннары истәлегенә мемориал ачыла
    Бүген, ягъни 10 июльдә «Булгария» теплоходы һәлакәтенә - бер ел. Әлеге фаҗигадә һәлак булганнар истәлегенә Кама Тамагы районының Сөйки бистәсендә Хәтер мемориалы ачыла. Әлеге комплекста мәчет һәм часовня да төзелде. Килгән кешеләр анда гыйбадәт кыла алачак. Мемориал территориясендә уңайлы шартлар тудыру максатында 10 эскәмия, 20 яктылык баганасы урнаштырылган. Комплекс төзелеше...
    555
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 06:35
    КОРЪӘН АШЫ
    Сугыш арты еллары бу. Язгылыкта чәчү эшләрен тәмам иткәннән соң, бәрәкәтле яңгырлар шәфкатеннән ташламасын, уҗымнар дәррәү калыксын, игеннәр җәй буе күкрәп үссен дигән теләкләрен күкләргә җиткерү нияте белән, авыл халкы елның елында Коръән ашы уздыра. Гадәттә, бу вакыйга кыш һәм язны кичеп йончыган авыл өйләрендә түгел, сәхрәдә - чирәм-үләннәр борнаган...
    1070
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 06:28
    Иң бәхетле гаилә
    «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», - ди татар халкы. Бу гыйбрәтле әйтем әйтерсең лә нәкъ менә Фәнис абый Мөхәммәтҗановка атап язылган. Ул Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авылында дөньяга килә. Мәктәптә укыганда ук тырыш егет, хатын-кыз эше дип тормый, фермада сыер сава. Укуын тәмамлап, армия сафларында Ватан алдында...
    1885
    0
    0
  • 10 июль 2012 - 05:52
    «Сәләт» Биләрне шаулатты
    3 меңнән артык яшүсмерне бер мәйданда туплап, өстәвенә барысын берьюлы биетеп-җырлатып та буламы? «Сәләт»нең моңа көче җитә. 8 июль көнне Биләр тыюлыгында лагерь үзенең XVI фестивален уздырды.
    589
    0
    0
Реклама