Шәһри Казан

1 сентябрь 2018 яңалыклары

  • 1 сентябрь 2018 - 14:27
    Түбән Камада 17 елдан соң мәктәп ачылды
    Түбән Кама халкы өчен бу көн аеруча истәлекле. Анда ниһаять, 17 елдан соң яңа мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды. Бу тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 
  • 1 сентябрь 2018 - 13:51
    Исәнме, мәктәп!
    Казанда берьюлы өч мәктәп ачылды
  • 1 сентябрь 2018 - 12:41
    Телефон аша акча урлыйлар
    Беркөнне коллегама таныш түгел номер шалтыратты. “Банкта кертемнәрегез бар иде, без сезгә шул акчаларыгызны арттырып алырга ярдәм итәбез,” – дип танышымны сөйләштерә башладылар.
  • 1 сентябрь 2018 - 11:53
    Гөмбә ашап агуланганда нишләргә? 
    Биектау районының Мүлмә авылыннан Мәсхүт абый Мотыйгуллин дүртенче сыйныфтан бирле гөмбә җыя. Көз көннәрендә хәтта 20шәр чиләк гөмбә алып кайтканы да бар. Гөмбәне тозлый, киптерә, сата. Бер елны 30 мең сумлык гөмбә саткан булган. 
  • 1 сентябрь 2018 - 11:39
    Мәрхәмәтлелек бәйрәме күңелләрне җылытты
    Корбан гаете – хәерле эш-гамәлләргә, тынычлыкка, бердәмлеккә өндәүче зур бәйрәм, дип билгеләп үтте үзенең Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгатендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Халкыбызның матур яшәве аның күп санлы милли бәйрәмнәрне эчтәлекле һәм мәгънәле итеп үткәрә белүендә дә чагыла.
  • 1 сентябрь 2018 - 11:25
    Айсылу Лерон: «Фәридә бер яшендә үк хәрефләрне белә иде»
    – Фәридә җәй буе 1 сентябрьгә ничә көн калганын саный. Үзенчә әзерләнә: китаплар укый, математикадан мәсьәләләр чишә. Ул 1,5 яшьтә үк хәрефләрне белә иде, ә үсә төшкәч, укырга үзе өйрәнде.
  • 1 сентябрь 2018 - 10:59
    Пенсиягә чыкканчы эштән җибәрсәләр – штраф 
    Россия Президенты Владимир Путин пенсия реформасын “йомшарту” турында хәбәр итсә дә, халыкның күбесе бу үзгәрешләр белән килешә алмый.
  • 1 сентябрь 2018 - 10:33
    «Намазыңны аңлап укысаң, тәме дә башка була»
    «Намазда булган бер гаилә белән танышырга туры килде. Сүз арасында алар намазны көн дә укымауларын әйтте. Аллаһы Тәгалә каршында ихлас булу өчен, күңел кушканда гына укыйлар икән. Имештер, намазың «укыдыммы укыдым» кебек булмый, ә чын күңелдән килеп чыга.
  • 1 сентябрь 2018 - 10:10
    Башкача мондый горурлык күрмәдем
    2005 елның 30 августында Казан шәһәре 1000 еллыгын билгеләп үтте. Улым Рушан белән без дә бәйрәмгә барырга булдык. Маршрутыбызны алдан ук билгеләп куйдык.
  • 1 сентябрь 2018 - 10:01
    Чит илгә чыгу өчен 2 миллион сум бурычын түләгән
    Казанда яшәүче бер ир-ат 2 миллион 600 мең сум бурычы аркасында чил илгә чыгу хокукыннан мәхрүм ителгән булган.
  • 1 сентябрь 2018 - 09:01
    Күләгәштә 29 балага мәктәп ачылган
    Әгерҗе районының Күләгәш авылында моңа кадәр балалар мич белән җылыта торган агач мәктәптә укыганнар. Хәзер анда яңа башлангыч мәктәп ачылган. 
  • 1 сентябрь 2018 - 08:52
    Гөлназ Сәфәрова: «Улым беренче сыйныфта ук физика укытуларын сорый»
    – Мәктәпкә 100 процент әзербез дип әйтсәм дә була, ботинка гына аласы калды. Аяк киеменә бик четерекле карыйм, әле хаман да сайлап йөрибез. Костюм алып, аңа гимназия логотибын беркетеп куйдык.
  • 1 сентябрь 2018 - 08:40
    Кукурузны ничек дөрес пешерергә?
    Кукурузны салкынча суда тотып торасыз, әмма бу мәҗбүри түгел. Пешү вакыты кукурузның ничек өлгергән булуына бәйле.
  • 1 сентябрь 2018 - 08:20
    Баланы мәктәпкә әзерләү ничә сумга төшә?
    ВЦИОМ үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча ата-аналар баланы мәктәпкә әзерләү өчен уртача 21 мең 135 сум акча тота.
  • 1 сентябрь 2018 - 07:00
    Бүген белем көне
    Бүген 1 сентябрь – белем бәйрәме. Республикада 50 меңгә якын укучы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлый, беренче сыйныфка бара. 
Реклама