Шәһри Казан

9 ноябрь 2019 яңалыклары

  • 9 ноябрь 2019 - 17:10
    Казан яңа елга әзерләнә
    Башкала яңа ел бәйрәменә әзерләнә башлады.
  • 9 ноябрь 2019 - 16:30
    Сөткә какао кушарга ярамый
    Эндокринолог-диетолог Екатерина Иванникова кайбер продукт­ларның үзара ярашмавы турында кисәтә.
  • 9 ноябрь 2019 - 15:30
    «Бурычымны намус белән үтәдем»
    Россия Герое Риф Сәхәбетдинов белән сөйләшү – үзе бер рәхәт, зур горурлык. Аның сабырлыгына, чын ирләрчә, хисләргә бирелмичә, аек акыл белән фикер йөртүенә сокланмый мөмкин түгел. Шул ук вакытта нечкә күңелле дә була белә. Тиздән оныгы туарга тора икән. Балалары, оныклары турында сөйләгәндә, күңеле йомшара. 
  • 9 ноябрь 2019 - 14:40
    Карабодай булмаса, ашар әйбер бетмәгән
    Әй, дуслар, интернетка керсәң, ниләр генә юк инде. Мәрхүмә Галия апа әйт­мешли, хәйран тамаша, кошлар сайраша дип торырсың. Тик берсе дә халык файдасына түгел инде, малай җаным.
  • 9 ноябрь 2019 - 13:50
    Мөгаллимәгә – ак чәчәкләр
    Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының төбәкләрне өйрәнүчеләр җәмгыяте халкыбыз күп­ләп яши торган җирләрдә әледән-әле фәнни гамәли конференция-форумнар уздырып тора. Күптән түгел милләтебезнең үткәненә битараф булмаган галимнәр Курган өлкәсе Сафакүл авылында җыелды.
  • 9 ноябрь 2019 - 12:40
    Авылын таныту өчен, Мексикада татарча язалар
    Интернет челтәре елдан-ел камилләшә бара. Шул исәптән татар телендәге сайтлар, социаль челтәрдәге сәхифәләр дә. Блогер дигән «һөнәр» дә бик популяр хәзер. Кем иренми – кулына телефон алып, фото-видеолар төшерә, интернетка урнаштыра, хәтта акча да эшли.
  • 9 ноябрь 2019 - 11:55
    Өй эшен аңлатканда, инфаркт булган
    Кытайда бер хатын баласына математикадан өй эшен аңлатканда инфаркт кичергән.
  • 9 ноябрь 2019 - 11:00
    Штраф түли алмасаң, урам себерәсең
    Башкорстанда ришвәт алуда гаепләнгән бер эшмәкәргә суд зур күләмдә – 3,2 миллион сумнан артык штраф салган.
  • 9 ноябрь 2019 - 10:45
    Кырымга туры рейс ачылды
    Кырымга туры рейс буенча йөри торган поездга билетлар сатыла башлады.
  • 9 ноябрь 2019 - 10:00
    Декрет яллары стажга керми? 
    Халык арасында армиядә хезмәт иткән, декрет ялларында булган еллар иминият стажына керми, дигән сүзләр таралган. Вахитов районы пенсия бүлеге белгечләре исә,бу имеш-мимешләргә ышанмаска куша. Армиядә хезмәт иткән, инвалидны караган, декрет ялларында утырган еллар да хезмәт стажына керә.
  • 9 ноябрь 2019 - 08:55
    Ялларда кая барырга? 
    Бу ялларда теләгән һәр кеше агач утырту акциясенә кушыла ала. 9-10 ноябрь көннәрендә Лаеш районында агач утыртачаклар. Әлеге чараны «Урман бүләк итәбез» проекты волонтерлары оештыра. 
  • 9 ноябрь 2019 - 08:00
    Кыйналып яшәмәс өчен нишләргә?
    Татар гаиләсендә өйдәгене тышка чыгармаска дигән язылмаган канун бар. Ул гасырлар буенча буыннан-буынга күчеп килә. Ир белән хатын ду килеп сугышса да, күршеләргә сиздерми. Ник шулай соң бу? Безнең менталитет шундыймы? Кешедән яхшы түгел, кеше ишетмәсен дип яшәү изелеп-кыйналып яшәүгә караганда өстенрәкме? Бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да күтәрә. Узган атнада моңа кагылышлы «кайнар элемтә» оештырылды.
Реклама