Шәһри Казан

18 апрель 2013 яңалыклары

  • 18 апрель 2013 - 08:05
    Вероника Кузнецова: «Мин башкалар кебек колхоз түгел!»
    Соңгы арада матбугатта күкрәкләрен иминиятләштергән яшь җырчы кыз Вероника Кузнецова турында гәп шактый куерды. Безнекеләр дә, чүлмәкчедән күрмәкче, дип, Мәскәү йолдызлары артыннан куа башлады кебек. Мин ир-ат түгел, шуңа да Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева классында Мәдәният һәм сәнгать университетында укучы Вероника белән күрешеп сөй­ләшү теләге күкрәкләрдән битәр...
    576
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 08:04
    Африка җылылары килә!..
    Кояш көлеп карый безгә, күзләр чагыла... Бик озак көтеп алынган җылы һәм кояшлы һава торышы, ниһаять, килеп җитте бит, ә! Урамнан керәсе дә килми хәзер: рәхәтләнеп яз һавасын сулап, табигатьтә йөр дә йөр икән...
    559
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 08:03
    Ерак якларда
    Туфан Миңнуллин вагон тәрәзәсеннән күз иярмәс тизлек белән артка шуышып торган карлы кырга карады да, үз алдына сөйләнгәндәй, әйтеп куйды: - Семьялар ни хәлләрдә икән инде безнең? - Безнең бәрәңге дә беткәндер инде, - диде Роберт Батуллин, - ачка тарып кына ятмасалар ярар иде... - Шула-а-ай, - дип сузды Аяз...
    872
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 08:01
    Бәхет сараенда көн саен 100 никах теркәләчәк
    Казансу елгасының уң як ярында узган ел шәһәрнең Никахлашу сарае төзелә башлаган иде. Бина 40 метр биеклектәге казан рәвешеннән гыйбарәт.
    491
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 08:00
    Болак июньгә төзекләндереләчәк
    Казанның табигать һәйкәле саналучы Болакта реконструкция һәм төзекләндерү эшләре июнь ае башларында тулысынча тәмамланырга тиеш.
    531
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 07:59
    Башкаланың Киров районы чүпкә баткан
    Татарстанда санитар чистарту икеайлыгы бара. Казанда 20 апрельдә - гомумшәһәр өмәсе.
    516
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 07:58
    Язучыга трибуна кирәк яки Азнакайга десант төште
    Азнакай туфрагы чыннан да бәрәкәтле. Басуларында каерылып уңган игеннәре, җир куеныннан чыккан кара алтын, хезмәт сөйгән халкы белән генә түгел, ә бөтен татар дөньясына танылган Гариф Галиев, Әнәс Кари, Флера Гыйззәтуллина, халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Марсель Галиев, Илдус Гыйләҗев, Нур Әхмәдиев, Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Нәҗибә...
    659
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 07:55
    «Без тамашачыны рәнҗетүдән куркабыз»
    Иҗат диңгезендә колач җәеп йөзү өчен артистка җаны-тәне белән намуслы хезмәт итәргә кирәк. Шул чагында гына аны тамашачы ярата, үз итә. Минзәлә Татар дәүләт драма театрында эшләүче Татарстанның атказанган артисты Әлфидә ТЕРЯЕВА әнә шундыйлардан. Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылында яшәүче Илһам абый өздереп гармунда уйный, халык театрында уйнап йөри....
    655
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 07:43
    Спортчыларга презерватив таратачаклар
    Универсиада уеннары вакытында спортчылар һәм волонтерлар күпләп яшәгән урыннарда кондоматлар - презерватив тутырылган автоматлар куелачак.
    802
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 07:37
    Сырдан күлмәк «теккәннәр»
    Мамадыш районында хатын-кыз күлмәге «тегәр» өчен кырык кап «Российский» сыры кирәк булган. ТР Министлар Кабинетының ЗАГС идарәсенең рәсми сайтында хәбәр итүләренчә, ЗАГС бүлегенә башкарма комитетның театральләштерелгән тамашасына әзерлек кысаларында килеп ирешкән бирем шундый була: Экология елы уңаеннан, экологик яктан чиста материаллардан хатын-кыз коллекциясен әзерләргә. Эш башлана. Яшьләрне кавыштыру ритуалларыннан соң,...
    555
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 07:36
    Бушка сәяхәт итәсең киләме?
    Чемоданлы кәефләр Җәй якынлашкан саен, йөрәкләр ешрак тибә. Безнең климат шартларында бик кыска булган табигатьнең әлеге гүзәл чорын ничегрәк, кайда үткәрергә дигән планнар белән яна башлыйбыз. Аягыңны юрганыңа карап сузасың дигәндәй, кемдер авылга, кемдер дачага, кемдер чит илләргә, диңгез буена бару ягын карый. Авыл белән дачаның нәрсә икәнен яхшы беләбез,...
    517
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 07:34
    «Кабан төбеннән хан казнасын үзем чыгарам»
    Соңгы көннәрдә Кабан күленә игътибар артып китте әле. Бердән, халык зарыгып көткән «Кабан күле хәзинәләре» фильмының, ниһаять, премьерасы булачак. Аны казанлылар 30 апрельдә күрә алыр, дигән хәбәр таралды. Әлеге яңалыктан соң ук, имештер, бер Казан кешесе Кабан күле төбеннән хан хәзинәләрен чыгарырга ниятли икән, дигән сүзләр дә килеп иреште.
    937
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 07:32
    Кала акыллылары авыл «дивана»ларыннан бәхетлерәкме?
    Риясызлык геннардан килмидер ул. Юктыр, юкса ул сыйфат бүгенге заманда шуның кадәр тансыкка, сирәккә әверелмәс иде. Кайда күргәнегез бар риясызлыкның үрчеп ятканын? Ертлачлык, әрсезлек, пошмаслык - анысы адым саен. Аеруча бүгенге заман балаларына карыйсың да кайберсенең «ник тудым» булып яшәвенә имәнеп китәсең. Ата-анасы да яхшы, тәрбияле кешеләр юкса, дип тел...
    550
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 07:25
    Шәһәрләр «анасы» һәм «эшче» Татарстан
    Бер ояда яшәүче кырмыскалар өч төргә бүленә: ана кырмыска, ата кырмыскалар һәм эшче кырмыскалар. Эшче кырмыскалар ояда бөтен эшне башкаралар: аны төзекләндереп торалар, җыештыралар, ашарга табалар, яшь токым артыннан күзәтәләр. Нәселне дәвам итү өчен генә җавап бирүче ана зат белән ата кырмыскалар шул эшчеләр хисабына көн күрәләр.
    535
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 07:20
    Мөфти сайланды
    Бу атналарда динебез өлкәсендә шактый җанлылык сизелүенә игътибар иткәнсездер. Мөфти булырга әзерләнүче Камил Сәмигуллин сайлау алды кампаниясе белән, бәлки, сезнең районга да килеп, үзәк мәчеттә намаз укып киткәндер. Узган атна җомгасында, ниһаять, озакка сузылган ремонттан соң, «Кол Шәриф» мәчете дә ишекләрен ачты. Анда тәүге намазны «Мәрҗани» мәчетенең элеккеге имамы Илфар...
    521
    0
    0
Реклама