Кайтып барган чакта баеп,
Бүлде чегән юлымны.
- Язмышыңны әйтәм! - диде,
Ычкындырмый кулымны.
- Синдә - сихер. Ул афәттән
Азат итә беләм, - ди, -
Тазартыла тән сихердән
Бары акча белән, - ди.
Унлык бирдем.
- Сихерең, - ди, -
Көчле, моңа кузгалмый.
- Тазарт, - дидем, - кыра-кыра!...