Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары нигезендә, 18 декабрь-Халыкара мигрантлар көне буларак билгеләп үтелә.
Төрле илләрдә 232 миллион мигрант яши. Мисал өчен: АКШта- 45 миллион 800 мең, Россиядә- 11 миллион, Германиядә-9 миллион 800 мең. СССР таркалганнан соң, Россиядән 57 мең кеше АКШка даими яшәргә күченеп киткән.