Шәһри Казан

18 апрель 2013 яңалыклары

  • 18 апрель 2013 - 09:29
    Башың авыртса, су эч
    Баш авыртудан даруларсыз гына котылып буламы? Әлбәттә, була.
    632
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 09:26
    «Аяк киеме кремыннан гомеопатик препарат ясарга җыенам»
    Гомеопатик препаратлар турында ишеткәнем бар анысы, әмма аның ни-нәрсә икәнлеген төгәл генә күзаллый алмый идем. Шуңа да, аның турында күбрәк беләсем килеп, гомеопатия белән шөгыльләнүче Наил Касыйм улы Мөхәммәтов янына бардым. Наил Касыймович һөнәре буенча табиб-терапевт. Гомеопатия белән 1984 елдан, институтны тәмамлап, табиб булып эшли башлаганнан бирле шөгыльләнә. Отары бистәсендәге...
    785
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 09:24
    Бакчачылар «Жуковский»ны ярата
    Март аенда да кыш салкыннары торгач, халык быел яз булмас, ахры, дип, пошаманга төшкән иде. Синоптиклар да быелгы апрель башка елларга караганда җылырак киләчәк дип сөенче алып куйды. Аларның әйткәне дөрес булырга охшаган, сөбханалла, көннәр җылыта башлады. Авылда яз аеруча сизелә. Күпләрнең базларына су төшкәч, халык бәрәңгеләрен инде чыгарып та...
    576
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 09:22
    Нәрсә утыртасың, шуны аласың!..
    Май башларында авыл халкы бәрәңге утырта башлый. Күпчелек, көннәр яхшы торса, бәйрәм ялларыннан файдаланып калачак инде. Шәһәрдән булышчылар - балалар, туган-тумачалар һәм дус-ишләр кайтканда, бу эш тагын да күңеллерәк. Узган елны искә төшерсәк, бәрәңге уңышы төрле кешедә төрлечә булган иде. Белгечләр моның сәбәбен, һава торышына гына сылтап калдырмыйча, кайберәүләрнең бәрәңгене...
    528
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 09:20
    Земфира: «Мин – татар»
    Казанда аншлаг белән узган Земфира концертларына һәркем килә алмады. Җырчы, танылган рок-башкаручының концертына билетлар бер ай алдан сатылып беткән иде инде. Шуңа күрә оештыручылар басып торыр өчен дә билетлар сата башлады. Алары да мең ярымнан ким түгел иде. Концерт көнне исә күпләр гардеробка куя алмау сә­бәпле (урын юк), өс киемнәрен...
    514
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 09:19
    Муниципалитетларның иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләнде
    21 апрельдә Россия кү­ләмендә тәүге тапкыр Җирле үзидарә көне билгеләп үтеләчәк. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан кичә Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләре билгеләп үтелде. ТР Дәүләт Советының кече залында узган тантанада «Муниципаль идарә өлкә­сендә иң яхшы хез­мәткәр», «ТР муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива» дигән традицион республика бәй­геләренә йомгак ясалды. Шушында ук...
    635
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 09:16
    «Әкият» курчак театры Төркиягә китә
    «Әкият» Татар дәүләт курчак театры 23-25 ап­рельдә Төркиянең Искешәһәрендә узачак Халыкара театрлар фестиваленә барырга җыена. Әлеге дөнья күлә­мендәге фестиваль ел саен күп кенә илләрнең иң яхшы курчак театрларын җыя. Анда Кытай, Индоне­зия, Греция, Мисыр кебек илләрдән коллективлар катнашуы көтелә. Безнең «әки­ят»леләр исә фестивальдә С. Хөснинең «Камыр батыр» спектаклен күрсәтәчәк. Ул...
    870
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 09:13
    Кан коюга әйләнгән ярыш
    Бостон марафоны - дөньядагы ел саен үткәрелә тор­ган чабышларның иң зурларының берсе. Ярышта катнашу бик абруйлы булып саналганга күрә, һәр апрельнең өченче дүшәмбесендә дөньяның төрледән-төрле почмакларына сибелеп яшәүче барлык чабышчылар АКШның әлеге штатына ашыга. Бостонның бу атнада узган 117 нче марафонына 24 меңнән артык спортчы һәм алар өчен җан атарга...
    510
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 09:13
    «Сукмасам, кычкырыр дип курыктым»
    Башкортстанда туып үскән 19 яшьлек Андрей Корнеев, язмыш җилләренә ияреп, бәхет эзләп, Казанга килә. Тик бәхет дигәннәре ул уйлаганча җиңел генә табылмый...
    657
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 09:11
    Сәмруг кош язмышы
    Без аның белән якташлар, яшьтәшләр булып, механизаторлар хәзерләү курсларында бер группада укыдык. Аның исеме Гариф. Урта буйлы, киң җилкәле, дулкынланып торган куе кара чәчле, кара кашлары астыннан йөрәккә үтеп керерлек итеп яндырып караучы кара күзле, көлемсерәп каравы, йөзе-сүзе белән һәр кешене үзенә каратучы (бигрәк тә хатын-кызны) егет, тел бистәсе, тиз...
    989
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 09:09
    Кораллануга караганда тынычлык инициативаларына азрак акча тотыла
    Күңелсез вакыйгаларга карамастан, спортның төп миссиясе булып илләрне, халыкларны бер идея тирәсенә берләштерү, дошманлашучы якларны дуслаштыру кала. Бу хакта күптән түгел әңгәмәләренең берсендә Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль секретаре киңәшчесе Вильфрид Лемке да ассызыклап узган иде. Әңгәмәнең кыскартыл­ган вариантын «ШК» укучылары игътибарына тәкъдим итәбез.
    685
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 09:07
    КХЛ Көнчыгыш чикләрен киңәйтә
    Континенталь хоккей лигасында киләсе сезонда Ерак Көнчыгышның тагын бер клубы чыгыш ясарга мөмкин. Сүз Приморье крае башкаласы Владивосток командасы хакында бара. «Спорт-экспресс» басмасы хәбәрләренә караганда, Владивосток клубы җитәкчелеге КХЛга керү өчен кирәкле документларны туплаган инде. Ил чемпионатында һәм НХЛда балкыган экс-хоккейчы Александр Могильный клубның генераль менеджеры булырга ризалык биргән. Команданың...
    552
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 08:10
    Бостон марафонындагы шартлау 2013 ел башыннан спорт чараларында булган фаҗигаләрнең инде өченчесе
    Бай тарихлы һәм дөньядагы иң абруйлы җиңел атлетика ярышларының берсе булган Бостон марафонының быелгысы шартлау һәм корбаннар белән тарихка кереп калды. Зур чакрымнар узган спортчыларны финиш сызыгында көчле кул чабулар түгел, ә төтен, ыгы-зыгы һәм кан күлдәвекләре каршы алды. Матур спорт бәйрәмен финиш сызыгы янында булган ике шартлау өзде.
    475
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 08:09
    Йолдыз белән фотога төш – «ШК» фотоаппарат бирер!
    Кемнең кемнең, ә «Шәһри Казан»ның казаны һәрвакыт кайнап тора. Бездә һәрвакыт җәйнең челләсе - берәр бәй­гегә нокта куярга өлгермибез, күңелдә икенче конкурсны уздыру теләге туа. Менә бу юлы да, «Йолдызлар яңгыры» үзенең битләрендә яңа бәйге игълан итәргә булды. Җырчылар, танылган сәнгать-мә­дәният кешеләре белән бәйле рубриканың үз каланчасы ин­де - конкурс...
    565
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 08:08
    Җиңү көненә – җиңүче
    Җырчы Альбина АПАНАЕВАга көмәнлелек чоры икеләтә килеште. Үзенә күрә бер нурлылык, мөлаемлык иң­гән булачак әни иркә­ләнеп диванда кырын ятмый - иҗаты да, музыка мәк­­тәбендәге мө­галлимлек эше дә гөр­ләп бара аның. Беренче тапкыр әни булырга җыенган Альбинаның иҗади яңалыгы да саллы - биш еллык тәнә­фестән соң ул үз тамашачысына «Си­нең мәхәб­бәтең»...
    593
    0
    0
Реклама