Мин ул көнне кәнсәләргә ничек барып эләккән идем соң әле? Мәктәпкә дә кермәгән чәчнәби кызый кемгә кирәк булып, кем чакырган булды икән мине? Ә бит халык Персидәтел Шакир чакыруы буенча җыелган иде.
- ...Шулай итеп, әлимпиадыны үткәрәбез, җәмәгать. Җә булмаса, киләсе атнада, җә булмаса, аннан алдагысы атнада. Районнан әйттеләр, җә...