Шәһри Казан

11 апрель 2013 яңалыклары

  • 11 апрель 2013 - 08:28
    Күкрәкләрне җигеп эшкә...
    Соңгы арада яңалыкларның икесенең берендә «Фемен» хатын-кызлар хәрәкәте турында телгә алынмыйча калмый. Күп очракта, үзләренең сәер һәм мәгънәсез булган идеяләрен алга сөреп, ул хәрәкәттә катнашучылар әле бер илдә, әле икенчесендә шәрә күкрәкләрен ялтыратып торалар. «Фемен» үзен бөтендөнья хатын-кызларының хокукларын яклаучы берләшмә дип атый һәм үз гамәлләрен «җитди әһәмияткә ия эшчәнлек»...
    607
    0
    0
  • 11 апрель 2013 - 08:26
    Казан бию башкаласы булырмы?
    Бу атнаның шимбә­сендә, ягъни 13 апрель көнне «Россия-1» телеканалында барган «Большие танцы» проектында Казан командасы чыгыш ясаячак. Йөз кешедән торган команда кичә Мәскәүгә генераль репетициягә китте.
    616
    0
    0
  • 11 апрель 2013 - 08:23
    Төн эчендә җир упкан
    Нижегород өлкәсенең Бутурлино эшчеләр бистәсендә гадәттән тыш куркыныч хәл килеп чыккан - төнлә өч йортны җир упкан. Бистә уртасында барлыкка килгән 85 метр диаметрлы, 15 метр тирәнлектәге чокыр берьюлы дача, торак булмаган бер йорт һәм иген складын «йоткан». Чокыр акрынлап һаман зурая, тагын берничә йортның җир астына төшеп китү куркынычы...
    633
    0
    0
  • 11 апрель 2013 - 08:21
    Болак утлар уйнатып, сулар сиптереп торачак
    Универсиадага әзерлек кысаларында Казанның табигый символларыннан берсе булган Болакны төзекләндерү чаралары күрелә.
    582
    0
    0
  • 11 апрель 2013 - 08:17
    «Бу килү аеруча җаваплы»
    Соңгы елларда М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры белән камаллыларның ике елга бер мәртәбә гастрольләр алмашуы күркәм гадәткә әйләнде.
    598
    0
    0
  • 11 апрель 2013 - 08:14
    Эшкә тотынганчы язылып калыгыз!
    Авылда яшәүчеләр, кызу эш вакыты башланганчы, шәһәрлеләр, бакча мәшә­катьләре белән йөрергә тотынганчы, «Шәһри Казан» газетасына язылып куярга онытмагыз! Җылы җәйге кичләрдә, арып-талып эшләп кергәч, газета укый-укый ял итүгә ни җитә бит! Җәй айларын да бергәләшеп үт­кәрик! Исегезгә төшерәбез: быелдан «Шәһри Казан» газетасына хәзер чит төбәкләрдә яшәүчеләр дә языла ала. Бу...
    588
    0
    0
  • 11 апрель 2013 - 08:09
    Шәлене бер күр әле
    Татарстаныбызның иң зур авылларының берсе булган Шәле авылы турында белмәгән кеше юктыр. Казаннан 40 чакрым ераклыкта. Чаллы трассасы буенча ярты сәгатьлек юл көзге кебек тигез. Фотокамералар урнаштырылмаган булса, тизрәк тә барып җитәргә мөмкин булыр иде, тизлекне арттырып, «бәхет хатлары» аласы килми шул. Мишә елгасы янында, нарат урманы эчендә таралып урнашкан...
    808
    0
    0
  • 11 апрель 2013 - 07:59
    Лилиянең бакчасында инде җәй
    Яз кояшы тәрәз шакуга, барыбыз да үзен Мичурин оныгы итеп хис итәдер. Хәтта бакчачылыктан бик ерак торганнар да орлык сатучылар янында чуала, кызыксына башлый. Тәрәз төбендәге гөлләр яңа чүлмәкләргә күчеп утыра, алар янәшәсендә үсентеләр белән эреле-ваклы тартмачыклар пәйда була. Ә кемнәр өчендер яз инде кыш уртасыннан ук башланды.
    664
    0
    0
  • 11 апрель 2013 - 07:55
    Кемгә нәрсә, кызларга – кызыл борыч...
    Зодиак йолдызлыклары үзләренең астрологик энергияләрен кешеләргә генә түгел, үсемлекләргә дә бирә. Дөрес сайлап алынган гөлләр исә гаиләгездә дә, эшегездә дә мөнәсәбәтләрне җайларга, гармониядә яшәргә һәм кәефегезне күтәрергә яр­дәм итәр.
    655
    0
    0
  • 11 апрель 2013 - 07:52
    «Әкият»че Наилә Зарипова: «Йөз илле төрле миләүшәм бар»
    Соңгы вакытта гөлләремә әллә нәрсә булды. Яфраклары саргаеп коела башлады, нык булып үсеп утырган сабаклары да зәгыйфьләнде. Болары урынына яңа гөлләр утыртасы булыр инде. Туфракны да кибеттән генә сатып алырга кирәк. Сатудагы туфрак җиңелрәк, ашламага да бай була. Шулай уйлап йөргәндә, бирәм дигән колына - чыгарып куяр юлына, дигән кебек,...
    654
    0
    0
  • 11 апрель 2013 - 07:50
    Клоун сүзе, имеш...
    Биатлон сезоны тәмам, әмма аның тирәсендәге тавыш-гаугалар тиз генә тынмас, мөгаен. Моңа биатлонны яктыртуда «алыштыргысыз» комментатор Дмитрий Губерниев сәбәп биреп кенә тора. Хәер, биатлонда гына түгел, футбол буенча чемпионатны туры эфирда яктыртканда да уенчыларның шәхесенә кагылырга кыенсынып тормый ул. Ханты-Мансида быелгы сезонны ябу тантанасында телекомментатор белән Россиянең хатын-кызлар җыелма ко­мандасы...
    615
    0
    0
  • 11 апрель 2013 - 07:47
    Инвесторлар да ярдәмгә мохтаҗ
    Сочидагы Олимпиада объектлары төзелешен финанслаучы эре инвесторлар матди ярдәм сорап ил Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән.
    550
    0
    0
  • 11 апрель 2013 - 07:44
    Чит илдән тренер чакырсаң, салым түлә
    Россия футбол берлеге Башкарма комитеты Россиянең футбол буенча премьер-лигасы һәм Милли футбол лигасының (беренче дивизион командалары керә) регламентына төзәтмәләр кабул итте. Алар баш тренер вазифасына Россия гражданы булмаган зат билгеләнгәндә, клубтан өстәмә салым алуны күздә тота. Төзәтмәләр кертү тәкъдиме белән Россия тренерлары берләшмәсе чыккан булган. Аның нигезендә, әгәр 1 июньнән...
    512
    0
    0
  • 11 апрель 2013 - 07:41
    Иске яңадан яхшырак
    Морозов белән Зарипов Казанда кала. Шушы хәбәр таралу «Ак Барс» җанатарлары күңеленә сары май булып яткандыр. Казан клубы «йолдызлар»ының 30 ап­рель­дә «Ак Барс» белән килешү вакыты тәмамлана. Шуңа да һөҗүмчеләр яңа сезонны кайда башлар, гому­мән, алга таба карьераларын дәвам итәрләрме дигән сорау күпләрне борчыды. Җитмәсә алар белән ЦСКАның кызыксынуы турындагы...
    838
    0
    0
  • 11 апрель 2013 - 07:35
    Яла теле еланнан яман
    Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.
    704
    0
    0
Реклама