Шәһри Казан

13 июнь 2013 яңалыклары

  • 13 июнь 2013 - 08:00
    ...мәк чәчәген йолкып ат
    Бакча күршем бик күп итеп мәк үстерә. «Кыш буе мәкле күмәч пешереп чыгам», - ди. Аннан кызыгып мин дә үстермәкче булган идем, наркотик бит ул дип куркыттылар. Бакчада мәк чәчәген үстерү тыеламы? Гөлчәчәк Һадиева, Казан РФ Җинаять кодексының 231 нче маддәсендә әйтелгәнчә, составында наркотик һәм психотроп матдәләр булган үсемлекләрне күп...
    827
    0
    0
  • 13 июнь 2013 - 07:56
    Мәхәббәт барлык халыклар өчен уртак хис
    Соңгы елларда башкалабыз фестивальләр шәһәренә әйләнеп бара, дисәк тә була. Шулар арасында күңелгә якыны - төрки халыкларны берләштергән «Нәүрүз» фестивале. Аны быел М.Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт театры ачып җибәрде. Режиссер Рөстәм Абдуллаев Ж.Б.Мольер әсәре буенча «Хәйләкәр уеннары» дигән спектакль сәхнәләштергән.
    520
    0
    0
  • 13 июнь 2013 - 07:53
    Инде алар да аерылышкач?!
    Бер хатынкай ире ташлап чыгып киткәндә такмаклап елаганын сөйләгән иде: «Бөтен кыенлыкны бергә үткәрдек, су сөлеге кебек ир балалар үстердек, мин сине һәр көнне кайнар аш белән каршы алдым, авыр сүзләр әйтешмәдек»... Ире моның сүзләренә каршы: «Пешермәскә иде миңа токмачлы ашларыңны, мин аны башка җирдә дә ашый ала идем», -...
    567
    0
    0
  • 13 июнь 2013 - 07:49
    «Миңа менә хәзер рәхәт»
    Алинә Шәрипҗанова - зәвыклы, үзенә һәм репертуарына бик тә таләпчән, «чын татар музыкасы» дип җан атучы һәм «мин яхшы, сыйфатлы музыка гына җырлаячакмын» дигән тормыш принцибыннан читкә тайпылмыйча иҗат итүче җырчы. Үз өстендә даими эшләүдә, иҗатта һәрчак эзләнүдә булган кыз өчен бүген дә кызу урак өсте.
    1105
    0
    0
  • 13 июнь 2013 - 07:47
    Мулласы нинди...
    Туган ягым Әтнәгә хәзер сирәк кайтыла, чөнки кайту-китү проблемага әйләнде. Район үзәгендә ни автовокзалы, автобусларның еллык түгел, атналык та расписаниеләре юк. Кесәңдә «котырган» акчаң булса, таксилар күп анысы, 40-45 минутлык юл өчен 300-350 сум сораучы «туймас» таксистлар заманасы бит хәзер.
    964
    0
    0
  • 13 июнь 2013 - 07:46
    Яраткан бәндәләрен сыный
    Моннан бер ай элек сыйныфташ кызымның суга сикергән дигән хәбәрен ишеткәч, өнсез калдым. Юктыр, бутаганнардыр, мөмкин түгел дип, телефон төймәләренә бастым. Тик яхшысы тормышка ашмаса да, начар хәбәр, күбесенчә, дөрес була шул. Кама елгасы ярында калдырган сумкасы, телефоны, киемнәре дә бу хәбәргә дәлил булды.
    1118
    0
    0
  • 13 июнь 2013 - 07:42
    Профсоюз оешмасына ихтыяҗ зур (Беренче тонна нефть чыгуга – 70 ел)
    Җир куеныннан Татарстан нефтенең беренче тоннасын чыгаруга - 70 ел. Шул гомер эчендә ничә буын үзенең язмышын нефть тармагы белән бәйләгән. Нефтьче операторларның үзләре казыган землянкаларда яшәп эшләгән, гади бораулаучы-нефтьчеләрне Хезмәт Герое дәрәҗәсенә күтәргән чорлар нефть елъязмасының кабатланмас сәхифәләре булып тарихта гына түгел, әдәбият-сәнгать әсәрләренә дә кереп калды. «Татнефть» ААҖнең...
    1060
    0
    0
  • 13 июнь 2013 - 07:39
    100 баллың гадел җыелдымы? Тикшерербез!
    Баштарак быелгы БДИ нәтиҗәләрен тулаем гамәлдән чыгару турында сүзләр йөрсә дә, «Рособрнадзор» имеш-мимешләрне куып таратты. Экспертлар фикеренчә, ил буенча рус теленнән уртача баллның икегә генә артуы укучылар егылып-китеп күчермәгән, Интернетка эленгән җаваплар да гомуми нәтиҗәгә әллә ни йогынты ясамаган дигәнне аңлата икән. Артык хафаланырга урын юк, димәк.
    573
    0
    0
  • 13 июнь 2013 - 07:31
    Бәйрәмнең ике проблемасы
    Сабан туе бәйрәменең килеп чыгышын, нәрсә хөрмәтенә оештырылганын белүчеләр бармы икән хәзер? Аның чәчү эшләренең уңышлы тәмамлануына җыр-биюләр, уеннар һәм төрле ярышлар аша куану булганын бүген әби-бабайларыбыз, өлкәнрәк буын гына хәтерли торгандыр. Калганнар өчен ул чираттагы күңел ачу гына. Күпләр хәзер аны туганнар, дуслар, классташлар белән бер күрешү, очрашу, дип...
    518
    0
    0
  • 13 июнь 2013 - 07:28
    Сабан туйларын озатып, Керик яшел җәйгә...
    Республикабыз авыл һәм район Сабан туйларын карап хозурландык, бакча эшләрен ипкә-сипкә салдык, бисмилланы әйтеп җәйгә аяк бастык... Язның бер көне ел туйдыра дигән гыйбарәне искә төшерсәк, инде хәзер көзен чебешләр санасын гына көтәсе калды. Әмма шул арада абунәне дә онытып ташламыйк тагын. Июнь ае күз ачып йомганчы узып китә күрмәсен...
    513
    0
    0
  • 13 июнь 2013 - 07:27
    Трибунадан кимсеткән өчен – 800 мең
    Мәскәүнең «Спартак» футбол командасы үз җанатарларын судка бирергә җыена. РФПЛның юридик бүлеге башлыгы Б.Ларин әйтүенчә, «Спартак» «Алания» сакчысы Акес Дакостаны кимсеткән җанатарларны судка бирә ала. Әлеге күңелсез хәл премьер-лиганың 30 нчы туры уены вакытында була. Җанатарларының кимсетүле сүзләр кычкырганы өчен «Спартак» - 100 мең, пиротехника өчен 200 мең штраф түләгән....
    454
    0
    0
  • 13 июнь 2013 - 07:23
    Уйнап туйгач өйләнергә дә була
    Хоккей сезоны тәмам һәм уенчылар җәйге ялда. «Ак Барс»ның яшь хоккейчылары - сакчы В.Токранов һәм һөҗүмче А.Лукоянов күптән түгел генә гаиләле булдылар. Бу ике спортчы «Ак Барс»ка Әлмәтнең «Нефтяник» командасыннан килгән иде. Токранов З.Билалетдинов вакытында ук уйный башлап, ике тапкыр Россия чемпионы булу бәхетенә иреште. Лукоянов исә узган сезонда нәтиҗәле...
    490
    0
    0
  • 13 июнь 2013 - 07:21
    Андрей Аршавин Питерга кайта
    Россия җыелма командасының элеккеге капитаны Андрей Аршавин Лондонның «Арсенал»ыннан кабат Питер «Зенит»ына кайта. Аңа хәтле Питер командасына А.Тимощук кушылган иде. Бу ике уенчының кабат «Зенит» составында уйный башлавы клубның «яңа кан» өстәү буенча яңа юнәлештә эшләвенә туры килеп бетми. Командадан Б.Алвеш «Фенербахче»га сатылды, К.Зырянов белән килешү һавада эленеп тора.
    549
    0
    0
  • 13 июнь 2013 - 07:20
    Малкинга Америка – 14, ә Россия 15 миллион доллар вәгъдә итә
    Танылган хоккейчы, «Питтсбург» командасы лидеры Евгений Малкин исеме соңгы арада җанатарлар һәм спорт белгечләре теленнән төшми. «Стэнли Кубогы»на көрәштә Малкин нәтиҗәле уен күрсәтмәде һәм аның командасы плей-офф уеннарыннан төшеп калды. Соңгы берничә елда Россиянең иң яхшы уенчысы дип табылган әлеге спортчының 2014 елда контракты тәмамлана һәм ул МХЛда (Милли хоккей...
    689
    0
    0
  • 13 июнь 2013 - 07:18
    Корбан Бердыев Татарстан Президенты белән очрашты
    «Рубин»ның өлкән тренеры Корбан Бердыев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Бу очрашу сезон тәмамланганнан соң оештырыла торган директор киңәшмәсен алыштыручы чара булып тора.
    983
    0
    0
Реклама